Сыйныфта - сигез малай, ике кыз, ун балада ун төрле холык.
Беренче укытучыбыз һәрберебезгә дөрес юл тапты. Арабызда бик шәп, тыеп булмаслык малайлар да бар иде. Ул безне хәреф танырга, укырга, язарга, кушарга, алырга, санарга, мәсьәлә чишәргә, рәсем төшерергә, җырларга, биергә өйрәтте. Без акыллы, тәртипле кешеләр булып үссен дип нык тырышты. Хәзер без бишенче сыйныфка күчтек. Дилә апа һаман да авыр вакытларда ярдәм кулы сузарга әзер, шатлыгыбыз булса, бездән дә ныграк сөенә, тәртип бозсак, безнең өчен кызарып, кайгырып тора. Мин аның кабинеты яныннан үткәндә, укытучымның тавышы ишетелә. Ул быел беренче сыйныф укучыларына белем бирә. Сыйныфта тагын җиде малай һәм дүрт кыз.
Дилә Фәүдетдин кызы Хуҗыйәхмәтова Сеңрән авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлагач, кечкенәдән булган хыялы аны Бәләбәй педагогия училищесына алып килә, арытаба читтән торып югары белем ала. Кулына диплом алгач, яшь белгеч туган мәктәбендә хезмәт юлын башлый.
Ул - беренче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Районда үткәрелгән “Ел укытучысы” бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның әнисе дә күп еллар Сеңрән төп мәктәбендә математика фәнен укыткан. Кадерле кешесенең тынгысыз хезмәтен балачактан күреп үссә дә, Дилә апа барыбер шул һөнәрне үзенеке итеп, яратып сайлаган. Ә укытучы эшенең авырлыгын мин яхшы аңлыйм. Чөнки минем әнием дә мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укыта. Өйгә кайткач та, күп вакыты компьютер артында үтә.
Дилә апа - акыллы, тыныч холыклы, тырыш әни дә. Аның Илмир һәм Радмир исемле уллары югары сыйныфларда “5” һәм “4” билгеләренә укыйлар. Тормыш иптәше Илнур абый газ оешмасында эшли.
Вилнур ҖӘМИЛОВ, Карабаш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.