Шуңа күрә тирә-як мохитне танып белү, камиллекне үстерү, аң-белем ягын тирәнәйтү өстендә эшләп, бик күп чаралар үткәрергә тырышабыз. Төркемдәге мәктәпкәчә яшьтәге шөгыльләрдән тыш, балалар белән еш кына экскурсиялар оештырыла.
Күптән түгел нәниләр якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое МусаГәрәевның музеена барып, тормыш юлы белән танышып кайтты. Аларга экскурсия бик ошады, мәгълүматларны кызыксынып тыңлады.
Район үзәк китапханәсенә дә баруны планлаштырабыз. Андагы хезмәткәрләр безне һәрдаим җылы каршылый, тәрбияви, фәһемле әкиятләрне сәхнәләштереп, балаларны куандыра.
Төркемебездә сәләтле балалар бик күп. Ел саенмәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Без - гагаринчылар» исеме астында олимпиадалар уздырыла. Балаларны әзерләп, анда да актив катнашабыз. Төрле конкурсларда, номинацияләрдә унышларга ирешкән балаларыбыз байтак. Берничәсен генә санап үтәм.
Таһир Хәкимов якташыбыз, шагыйрь Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган «Балачак бәйрәмнәре»конкурсында «Рәсем» номинациясендә җиңү яулап, диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе - Айгөл Зөбәирова), шулай ук «Яңа ел символы» конкурсында да үзенең эшләнмәләре белән беренче урын яулады ул.
Балалар иҗаты буенча «Мин җәйне ничек үткәрәм» исеме астында бөтенрусия конкурсында «Эшләнмәләр» номинациясендә Динә Кашапова өченче урын яулады. Шулай ук «Лего - бум» бөтенрусия конкурсында Дарина Газизова беренче урынга чыкты, Самир Копытов «Экология - һәркемнең эше» конкурсында «Эко - рәсем» номинациясендә Мактау грамотасына ия булды, Регина Мөхәммәтова бөтенрусия күп жанрлы конкурсында акробатика буенча икенче дәрәҗә диплом алды.
Төркемдәге балаларыбыз шулай уңышларга ирешеп килә. Укырга кергәчтә сынатмаслар, дип ышанам. Балалар белән эшне оештыруда кече тәрбиячебез Әлфия Зариповага бик рәхмәтлемен. Мөдир Ләйсән Камалтдинова җитәкчелегендә коллектив тату, тупланган. Ата - аналар белән тыгыз бәйләнештә эшлибез.
Кайнар аш, саф һавада өйрү, ял итү урыннары - барысы да канәгатьләнерлек бездә. Сөенеп эшләргә генә кала.
Айгөл ЗӨБӘИРОВА, Югары Яркәйдәге 6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.