Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 ноябрь , 13:00

Пьеса аша үткәнгә кайту

Ә.Абдуллин ис. Дөмәй урта мәктәбе коллективы Туфан Миңнуллинның «Аналар һәм бәбиләр» пьесасын тамашачыларга тәкъдим итте.

Пьеса аша үткәнгә кайту
Пьеса аша үткәнгә кайту

...Бала тудыру йортындагы палата. Гөнаһсыз сабыйлар якты дөньяга килгәч башлангыч аваз салган урын. Штукатур - буяучы, савучы, тәрбияче, студент. Гөлфинә, Алтынчәч, Валентина, Дилемма. Дүрт хатын-кыз бер палатада. Дүрт төрле хатын-кыз язмышы, дүрт фигыль, дүрт төрле дөньяга караш. Ләкин алар барысын да бер сәбәп бу урынга җыйган - ана булырга килгән алар монда.

Әйе, укытучылар коллективы спектакльдәге унике бала анасы Гөлфинә (Фирүзә Бакирова), җиде ел буе бала көтеп, ниһаять ана булу бәхетен тойган Валентина (Лена Насыйбуллина), тормышта үзенең икенче яртысын таба алмаган, үзен бик ямьсез дип яшәгән тыныч холыклы Алтынчәч (Наилә Фәхруллина), ана булуның нинди бәхет икәнен аңламыйча, яшьлек хатасы белән үз сабыеннан баш тарткан Дилемма (Флүзә Якупова) рольләре аша хатын-кызның башыннан үткән кичерешләре сәхнәләштерелде.

Баш табиб (Гөлнара Җиһанурова), палата табибы -Айзарә Әхәтовна (Елена Сираева), шәфкать туташы Нина (Гөлчәчәк Гарифуллина) - ак халатлы фәрештәләр. Һәрберсе табиб буларак та, хатын-кыз буларак та борчылуларын үз рольләре аша тамашачыга җиткерә алды. “Хөкүмәт тарафыннан нинди генә игътибар булса да, ятим ятим инде”, дип борчыла ак халатлылар. Әйе,әти-әнисе исән, тулы гаиләдә дөньяга килгән сабыйның язмышы һәркемне уйланырга мәҗбүр итә. Шушы күңелне кырган мәсьәләләрне чишү юлларын һәркем үзенчә эзли.

Үз иңнәренә җаваплылык алырга теләмәгән картәни булу бәхетен үзенчә аңлаган Вазифа (Әлфия Хөсәенова), Римма (Рәфидә Габдуллина) тамашачы күңелендә кызгану хисе уяткандай булды.

Гаиләләрендә бер бала тәрбияләгән аналар, вакытында дөрес тәрбия бирә алмаганмы, заман шаукымы шулай тәэсир иткәнме, әллә инде җавапсызлык билгесеме-18 яшенә кадәр үстергән бала белән ананың сөйләшер сүзе юк. Бу борчуга сала торган сигнал. Укытучылар бу күңелне кырган тәрбия мәсьәләләрен үз чыгышлары аша оста итеп уйнап күрсәтә алды.

Спектакльдә тамашачыны үзенә җәлеп иткән– Исемсез хатын (Әлфия Гарифуллина) образы бар. Яшь чактагы уен-көлкеләр бүген күңелгә җылылык өстәми, чөнки бу хатын ана булу бәхетеннән мәхрүм. Олыгая барган көнендә бала сөю теләге күнеленә тынгылык бирми аның. Үзенеке булмаганлыктан, чит сабыйга бар мәхәббәтен бирергә мәҗбүр. Тик ул да бит уенчык түгел, теләгәндә генә уллыкка, яисә

кызлыкка алып булмый. Бу рольнең герое тамашачыны уйланырга мәҗбүр иткәндер дип ышанам.

Укытучылар үз чыгышлары аша гаилә ныклыгының, баланың матур тәрбия алуының, ирләрнең яхшы әти булуының иң күп өлеше гаилә учагының яктылыгы булган - хатынкызга бәйле булуын үзләре уйнаган образлар аша, акыллы фикерләр ярдәмендә тамашачыга җиткерә алды. Нинди вакыт булса да, кеше үз гаиләсеннән аңлау, яклау, җылы таба.

Әниләр үз балаларыннан тик яхшы хәбәрләр ишетеп, изгелекләренә төренеп, уңышларына сөенеп яшәсеннәр, спектакльдә чагылыш ителгән күңелсезлек-вакыйгалар тормышта кабатланмасын дигән нәтиҗә ясап, артистларны алкышларга күмеп таралышты халык.

Зинфира МИНҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: