Драма чын хәл –вакыйгаларга нигезләнеп язылган. Сәхнә ачылганда авыл халкы җыелышка җыела. Колхоз рәисе (Илгиз Валишин) хөкүмәт куйган бурыч белән таныштыра. Үсмерләргә, өлкән яшьтәгеләргә фашистлардан азат ителгән Совет Украинасына 450 баш сыер малы илтеп тапшыру бурычы куела. Әйтүе генә җиңел. Ике мең километрны җәяүләп, сыер җитәкләп үтәргә кирәк.
Авыл халкы бу җаваплы эшне башкарып чыгарга дип юлга әзерләнә. Кушылганны үтәми чара юк. Шулай итеп шәхси хуҗалыктан 450 баш сыер малы җыела. “Борынгыдан калган йола – бәләгә тарыганнарга булышу. Сыер бирү зур савап. Агы барның тугы бар», - дип көйли-көйли якыннарын юлга әзерли авыл халкы. Кем солы оныннан пешкән өч җәймә, кем он, кем корот ала. Бер төркем авылдашлары белән Фәрзәнә (Венера Галиханова) дә дәртләнеп юлга әзерләнә. Матур булып күренергә теләпме, әнисенең сандык төбендәге чәчәкле шәлен дә ябынырга ала. Фәрзәнәнең әнисе (Гөлназ Хәсәнова) бер яктан кызы өчен борчылса, икенче яктан иренә кара кәгазь алуы бөтенләй кайгыга калдыра. Сугыш югалтусыз булмый шул. Бу хәбәрне кызыннан яшереп тә караган иде дә бит, без капчыкта ятамы соң? ...
Юллар,юллар... Алда ниләр көтә? Авыл кешеләре бурычны үти алырмы? Бу катлаулы юлдан кире әйләнеп кайтырлармы? Мең төрле сорау, җавап юк ...
5 апрель. Алты арбага төялгән әйберләр, үзләренә күрә бер мылтык та салып алганнар. Фәрзәнә (Венера Галиханова), Азамат (Глүс Садертдинов) , Әхтәметдин (Фәвил Садретдинов), Лешка (Руфина Садертдинова), Әлхәм (Раяна Галимова), Вәсилә (Гүзәл Нигъмәтова), Володя (Лилия Хәсәнова), Әсма (Рәмзилә Госманова), Шәфыйк бабай (Илгиз Басыйров), Сәрия (Гөлназ Нурмөхәммәтова) , Ания (Гөлшат Газетдинова) юлга кузгала.
Көн артыннан ай үтә, юлда үзләренчә тамак ялгап алалар, үз күңелләрен үзләре күтәреп, такмак әйтәләр, җырлап моңланалар да,сыерларны савып сөтен эчәләр. Ничек кенә авыр булса да алга - Харьков шәһәренә барып җитәргә тырышалар.
“Юл газабы - гүр газабы” дигән әйтемдәгечә, чабаталар тузып бетә, кигән кием дә таушала, азык та ярлы гына. Башкортстанны чыкканчы, Агыйдел елгасын биш тапкыр маллар белән кисеп чыгарга туры килә. Ә таралган малларны туплап, бергә җыеп алуы да җиңелләрдән түгел. Туң җир өстеннән яланаяк малларны куарга туры килә. Фәрзәнә чуклы шәлен икмәккә алмаштыра.
Тугыз ай эчендә карлы яңгыр яуганда малларны җылы урынга кертеп, үзләренә рәхәтләнеп йоклап алу бәхете тия. Кеше күрмәгәнне күреп, киң һәм мул сулы Идел ярына килеп туктый алар. Аны болай гына йөзеп чыгып була торган түгел. Җитмәсә, алар утырырга тиешле паром елга уртасына җиткәч, су астына китә. Ялгышыпмы, игътибарсызлык аркасындамы авылга куркыныч телеграмма килеп төшә. «Барысы бергә, маллар да, кешеләр дә су астына китеп һәлак булдылар»...
Авылда печән өсте. Бар кеше азык хәзерләп калырга тырыша, кызу вакыт. Почтальон кыз (Ләйсән Ганиева) печәнчеләргә җан өшеткеч хәбәрне яшен тизлеге белән алып барып җиткерә.
Маһикамал (Гөлназ Хәсәнова) кызын, Фәрзәнәне югалтуын бик авыр кичерә, аның өчен тормыш туктап кала, кояш сүнә. Төннәрен йоклый алмый, күз яшләренә буылып үткәрә, әз генә тавыш ишетсә дә, кызым кайткандыр, дип ишеккә ташлана. Өметен өзми ана, көтә. Шушы кечкенә өмет чаткылары аңа яшәргә көч биргәндер. Гөлназ Хәсәнованың ананың газапларын, сагышларын югары осталык белән уйнаганын күреп, тамашачылар үзләре дә күз яшьләрен тыя алмады.
Маһикамалны Сания (Зилия Гыйльметдинова) үз ярдәменнән ташламый, хәлен белә, җылы ашын кертеп ашата, сөйләшеп утыра, юата.
Ә спектакльнең геройлары, артист-укытучылар үз юлларын дәвам итә. Сугыш үткән җирләргә якынлашкан саен башка газаплар да өстәлеп тора. Кешегә сөйләсәң ышанмаслык хәлләрне үз башларыннан кичергән халык ниһаять тиешле урынга барып җитә. Ә биредәге халык ачлыктан коткарганнары өчен аркаларыннан сөеп, мең-мең рәхмәтләрен әйтеп шатлана.
Малларны калдырып, туган якка поезд белән кайтырга чыга башкортостанлылар. Тик Уфадан Учалыга кайта торган юл да үз сынауларын әзерләп куйган. Февральнең ачы бураннары, салкын җилләренә каршы торып үткән юллар бик җиңелдән булмый. Миәстән дә туган авылга кадәр 100 чакрым юлны үтүе дә авыр була. Тик көчле рухлы халык туган якларына кайтып җитә. Фәрзәнә дә туган йортының тупсасына кайтып егыла. Ананың куанычларын, бала белән әнинең очрашуларын укытучылар шул тиклем оста итеп уйнадылар, бу вакытта залдагылар шатлыктан күз яшьләрен тыя алмады.
Бер төркем «сәяхәтчеләр» районга чакырылып, гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен Харьков халкының рәхмәт сүзе белән тулы телеграммалар тапшырыла. Иң зур бүләк шул була.
Бу зур сәяхәттән җир-су кичеп, имин кайтып, туган җирләрендә яшиләр, Ватанына хезмәт итеп, дөнья корып матур итеп дөнья көтәләр. Ә Фәрзәнә кияүгә чыгып, ике кыз балага гомер бүләк итә, зур тормыш юлына бастыра.
Менә шушы күренешләрне, кичерешләрне, геройларның эчке күңел хәләтен Ишкар урта мәктәбе коллективы хезмәт кәрләре югары дәрәҗәдә башкарды, хәтта тамашачы бу вакыйгалар эчендә үзе дә чуалгандай хис иткәндер. Һәрнәрсә уйланылган: декорация, бизәлеш, сандык төбендә яткан ядкарь дә спектакльнең уңышлы чыгуына үз өлешен кертте. Сандык, чуклы шәлләр, чабата, кәрәчин лампасы, мич, агачтан ясалган арба тәгәрмәчләре, савыт-сабалар –һәрберсе хаклы кулланылды.
Тамашаны Гелүсә Яхина, Илфир Госмановның музыкаль яктан дөрес бизәве, төрле тавышларны тиешле куллану тамашачы күңеленә тәэсир итми калмады. Яктылык буенча техник – Зәнфир Фәррахов, грим салучы – Ләйсән Ганиева, декорация төзүче – Глүс Садертдинов, суфлер - Эльмера Мәрдамшинаның үз эшләренә җаваплы каравы уңышка этәргеч булды.
Әлеге әсәрнең премьерасын хәзерләүче, барлык нечкәлекләрне күз уңыннан ычкындырмый, үз күңеле аша үткәреп, сәхнәгә чыгаручы режиссер һәм өлкән яшьтәге Фәрзәнә ролен югары профессионализм белән башкаручы Гүзәл Мөнәвир кызы Садретдинованың осталыгына, җаваплы эшне башкарып чыгуына залда утыручылар сокланып карады.
Бану Каһарманованың «Фәрзәнә көнбатышка бара» драмасы аша Ишкар урта мәктәп коллективы безне тормышка тагын бер тапкыр, икенче күзлектән, яратып карарга, үткәннәрне онытмаска, бердәм булып алга барырга өйрәтте.
Зинфира МИНҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.