Полициянең өлкән лейтенанты Ирина Госманова балаларга дежур часть, тикшерүчеләр, ЮХХДИ хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары, криминалист һәм кинолог эше турында сөйләде. Полиция хезмәткәрләренең саклану чаралары, кораллануы күрсәтелде. Тәртип сагында кешеләр генә түгел, хайваннар да тора. Кайбер бурычларны кешеләргә караганда яхшырак һәм оперативрак башкаручы хезмәт этенең роле бәяләп бетергесез булуы ассызыкланды.
Полиция хезмәткәрләре бигрәк тә, соңгы еллардагы иң борчыган проблема - мошенниклык турында җентекләп сөйләде. Гамәлдәге схемалар, аларга балаларның ничек җәлеп ителүе һәм моның өчен нинди җаваплылык каралуы турында аңлатты.
Шулай ук эчке эшләр министрлыгы бүлегендә чакырылган кунак Росгвардиянең «Охрана» ФДУП инженеры
Рәлиф Исламов та бар иде. Ул укучыларга Росгвардия бүлекчәләренең мәгариф өлкәсе объектларында куркынычсызлыкны һәм террорчылыктан саклануны тәэмин итү максатларында уздырыла торган чаралары турында бәян итте.
“Икмәк – һәрнәрсәнең башы», – дип халык белми әйтмәгән. Русиядә бу тормыш чыганагына һәм хезмәт символына һәрвакыт үзенчәлекле карадылар. Мәктәп укучылары «Илешхлеб» җәмгыятенең эшчәнлеге белән танышты. Биредә тир түгүчеләр һәр иртәне халкыбызны яңа пешкән икмәк һәм кондитер әйберләре белән тәэмин итә.
Цехта балалар камыр әзерләү машинасының ничек эшләве, ипинең, икмәк-күмәч ризыкларының ничек формалашуы, аларның ничек пешерелүе белән танышты.
Экскурсия тәмамлангач, укучылар төрле тәмле ризыклардан авыз итте. Укучылар эккурсиядән зур тәэссоратлар алып кайтты.
Лилия ФӘТХЕЛИСЛАМОВА, Илеш районы буенча республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәге территориаль бүлеге Дәүләт казна учреждениесенең баш инспекторы.