Җәмәгатьчеләр иң элек Башкорт аграр-технология колледжын карады. Биредә 700 гә якын студент укый (күрше филиалларда укучыларны да кертеп). Учреждениедә ветеринар-фельдшер, пешекче-кондитер, эретеп ябыштыручы һ.б. кирәкле һөнәрләр буенча белгечләр әзерлиләр. Палата әгъзалары студентларның тукландыру бәясен ачыклады, бу пункт мониторинг чек-битенә керә. Ашханәдә төшке аш 60 сумга төшә. Укучылар практика кысаларында җитәрлек күләмдә яшелчә үстерәләр, компотлар өчен җиләкләр киптерәләр. Биредә тулай торакта яшәүчеләр кирәк булганда ашханәдә иртәнге һәм кичке ашларга заказ бирергә мөмкин.
Колледж лабораториясе эшче белгечлекләр әзерләгәндә куелган барлык таләпләргә туры килә. Пешекчеләр өчен эш урыннары кыйммәтле, сыйфатлы җиһазлар белән җиһазландырылган. Бу студентларга уңайлы шартларда укырга, практика узарга, демонстрацион имтиханнар тапшырырга мөмкинлек бирә. Җәмәгать эшлеклеләре «пешекче-кондитер» белгечлеге алучы студентлар белән аралашты. Укучылар билгеләвенчә,аларга барыннан да бигрәк ризык әзерләү процессы ошый. Шактый катлаулы ветеринар-фельдшер белгечлегендә нигездә кызлар укый. Уку химия, биология кебек төрле фәннәрне үзэченә ала. Әлеге һөнәрне үзләштерү өчен барлык шартлар да тудырылган-җиһазландырылган лабораторияләр эшли, хәтта республиканың башка районнарында булмаган терлекләр өчен УЗИ аппараты да бар.
Студентлар учреждениедә ташламалы бәя белән машина йөртергә укып, таныклык ала алалар. Стипендия 1000 сум, шулай ук өстәмә түләүләр бар, ул укучының иҗтимагый, мәдәни, спорт тормышындагы өлгерешенә һәм активлыгына карап исәпләнә. Укыту программасында практика күп. Белгечлеге буенча эшләүче укучыларга, балалар эш урынында ныклап урнашсын өчен, укытуның индивидуаль графикларын сайлау мөмкинлеген бирәләр.
Колледжда штукатур-маляр белгечлегенә укыту буенча белем бирү программасы эшли башлаган. Балалар кирәкле белгечлек ала, практика үтә, эшкә урнашу мөмкинлеге дә бар.
«Гражданлык-патриотик тәрбиягә килгәндә, биредә ул югары дәрәҗәдә. Студентлар сүзләренә караганда, укулар тәмамлангач, алар һичшиксез хезмәт итәргә барачак, ә аннары инде эшкә урнашу вариантларын караячаклар», - дип билгеләде Лида Исаргакова.
Шулай ук республика кунаклары Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәптә булдылар, биредә 500 бала белем ала.
Учреждениенең пешекчеләр коллективы даими рәвештә «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» Бөтенрусия конкурсының республика этабында катнаша.
1- 4 нче сыйныф укучылары бушлай туклана. Биредә өлкән сыйныф укучыларына төшке аш 50 сумга төшә. Бу суммага аларга икенче блюдо - мәсәлән, ботка яки бәрәңге пюресы белән гуляш, шулай ук камыр ризыклары белән чәй тәкъдим итәләр.
Хәзер унынчы һәм унберенче сыйныфлар өчен вариатив меню кертелә, аның составына яшелчәләрдән салатлар, соклар һәм башка эчемлекләр, җиләк-җимешләр дә керә. Мондый төшке аш хакы-70 сум.
Мәктәптә штатлы пешекчеләр әзерли, бу аутсорска бирүгә караганда, арзанракка төшә. Аш бүлмәсе мәгълүмати стендлар белән матур итеп бизәлгән, бракераж журналы яхшы алып барыла. «Мин калдыкларның минимум булуына игътибар иттем. Димәк, балалар яхшы ашый, аларга барысы да ошый. Уку елы башында өлкән сыйныф укучыларыннан ашханәдә ашарга теләүләре буенча сораштырулар оештырылды. Теләгән ризыклар арасында-пылау, гуляшлы бәрәңге, котлетлы макарон өстенлек итә», - диде Лида Исаргакова.
Район үзәгендәге мәктәп янында участоклары булмаган барлык белем бирү учреждениеләренә җир бүлеп бирелә. Мәктәптә җиләк-җимешне күпме күләмдә үстерү буенча план әзерләнә, бу хезмәткә уку-чылар җәлеп ителә.
«Илеш районында оештырылган мәктәп тулануы системасы миңа ошады, алардан үрнәк алырга була. Үз җирлегебездә яшелчәләр үстерү, балаларны авыл хуҗалыгы эшләренә җәлеп итү, чыннан да, мәктәпләрдә туклануны арзанайта. Ата-аналар да каршы килми, чөнки үз продукциясе, тикшерелгән, тәмле, өстәвенә, хезмәт тәрбиясе дә бар, бәяләр дә кулай», - дип билгеләде Лида Исаргакова.
Район мәктәпләре инициативалы бюджет программасында актив катнашалар, моннан тыш, мәктәп җитәкчеләренең грант конкурсларында катнашу өчен идеяләре бик күп. Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Айбулат Җәмилов чакыру буенча Башкортстан Иҗтимагый палатасы аппаратының НКО ресурс үзәге экспертлары белән бергә грант эшчәнлегенә һәм социаль проектлауга әзерлек буенча консультацияләр белән чыгарга әзер булуын белдерде. Җәмәгать эшлеклеләре укучыларны Русия яшьләре грантларында катнашырга чакырды, анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге балалар катнаша һәм 2 миллионга кадәр ота ала.
«Мин үзем Илеш районыннан, безнең белем бирү учреждениеләре үсешен күрү сөенечле. Мәктәптә дә, колледжда да туклану һәм җиһазлау югары дәрәҗәдә оештырылган, бу уңайлы атмосферада укырга мөмкинлек бирә. Социаль проектлауда копетенцияләр җитмәве күренә. Районда коммерция булмаган оешмалар күп түгел, бу секторны үстерергә кирәк. Грант конкурсларында катнашучылар бар, әмма җиңүгә барып җитмиләр. Бу җәһәттән Башкортстанның Иҗтимагый палатасы ярдәм итәргә әзер. Без киләчәктә грантларга сыйфатлы гаризалар бирү буенча өйрәтү семинары уздыру, язылган проектлар буенча хаталарны ачыклау турында килештек. Әгәр оешмаларның грантлар язу буенча сораулары туса, алар миңа консультация сорап мөрәҗәгать итә алалар», - диде Айбулат Җәмилов.
Лилия ЙОСЫПОВА.