Алар Иске Күктау авыл мәдәният йортында тамашачылар игътибарына Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» драматик әсәрен сәхнәләштерде.
Әлеге сәхнә әсәре үткән гасырда язылса да, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Биредә бүгенге тормышта да чагылыш тапкан мәсьәлә күтәрелә. Күп балалы гаиләләр, бар гаилә әгъзалары белән көтеп алган бала, ялгызлык, яшьлек ялгышлыклары, нәселсезлек кебек хәл-вакыйгалар; тәкәбберлек, шул ук вакытта шәфкатьлелек, кешелеклелек, ваемсызлык кебек сыйфатлар чагылыш таба бу әсәрдә.
Ата-ана үз баласы өчен гомерен бирергә дә әзер, шулук вакытта хыянәт итүче яшьләр дә барлыкка килүе күңелне кыра, һәр кеше үзенчә борчыла, ярдәм итәргә тырыша. Менә шушы ямьсез күренешләргә юл куймаска кирәклеген артистлар залда утыручыларга үз рольләре аша ачык аңлатты, дип уйлыйм.
Гөлфинә образы үзенең күп бала тәрбияләве, моңлы тавышы белән үзенә җәлеп итә. Ләйсән Шәрипова аны югары дәрәҗәдә уйный белүе белән сокландырды.
Валентина... Җиде ел бала көтеп, ниһаять ана булу бәхетен татыган хатынның уй-кичерешләрен, үзен тотышын Зөлфия Йосыпова тулысынча ачып бирә алды.
Алтынчәч образы башкалардан аерылып тора. Үзе тыйнак, басынкы, ана булу бәхетен үзенчә тыныч күңел белән күтәрә. Матур итеп бишек җырын туган телендә башкара, кеше кайгысына да битараф түгел. Бу образның асылын, нәкъ әсәрдәгечә, “Бала шаяра торган нәрсә түгел, ана булу - зур бәхет” дигән төшенчәне Рита Миңнеханова үз роле аша җиткерде.
Дилемма. Бу образ тормышта адашып калган кебек.Яшьлек дуамаллыгы, үз өстенә җаваплылык алыргателәмәүме, тәкәбберлекме... Баладан баш тартыргакискен генә сәбәп тә юк бит. Нинди генә сөйләшүләралып барылмасын,тик файда юк. Ана булуның Ходайбүләге икәнен аңлап, кабул итә алмаган студент роленГөлчәчәк Хәсәнова оста уйнавы белән тамашачыларнытаң калдырды.
Бала тудыру йортындагы бер палатада дүрт хатын - кыз. Алар төрле милләт вәкилләре: Гөлфинә һәм Дилемма – татар, Алтынчәч – казак, Валентина – урыс кызы. Ана булган өч гүзәл затны яңа туган сабыйларына карата мәхәббәт, дөньяга нәселләренең дәвамы тууына сөенеч үзара берләштерә, дуслаштыра. Милләтләр дуслыгын чагылдырган күренешләрне дә артистлар оста уйнады.
Табиблар, ак халатлы фәрештәләр. Һәр хатын-кызөчен борчылулары, бала язмышы өчен янып-көюләре, килеп чыккан мәсьәләне чишү юлларын төрлечә эзләүне дәваханәдә эшләүче Нина (Гөлназ Шафыйкова), баш табиб (Айсылу Сәхипова), Айзара Әхәтовна (Ирина Вәлиева) табиб роле аша күз алдында бастырды.
Вазифа (Алфира Яппарова), Римма (Люция Әһлетдинова) бер-берсен яратмаган ике образ. Гади гынаәйткәндә, бер-берсе белән килешмәгән ике кодагый.Алар килеп чыккан мәсьәләне дә икәүләп ике төрлекабул итә. Бу күренешләрне, образларны укытучылароста башкарды.
Спектакльдә тамашачыны үзенә җәлеп иткән бер образбар -ул исемсез хатын. Аның үз кайгысы-ул ана булаалмый. Яшьлектәге ялгышлыкмы, уйлап бетермәүме? Исемсез хатын ролен башкарган Винера Гыйрфанова хатын-кызның кичерешләрен, ялварып ярдәм эзләүләрен үз роле аша күрсәтеп, оста уйнавы белән залдагыларны уйланырга мәҗбүр иткәндер, дип ышанам.
Эшләгән хаталар өчен кайчандыр үкенергә туры киләчәген дә, ана булуның бөеклеген, гаилә кыйммәтләрен, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне, хезмәткәрләрнең үз эшенә җаваплы каравын, тәрбия мәсьәләләрен дә үзчыгышларында ачып бирде Югары Яркәйдәге Т.Рахмановис. урта мәктәп коллективы. Әлбәттә, укытучы-артистларның оста уйнавы һәм спектакльнең уңышлы чыгуында режиссер Әлфия Вәлиеваның, музыкаль яктан бизәүче Ирина Хафизованың, рәссам-декораторлар Дилбәр Латыйпова белән Ванда Муллагалиеваның өлеше зур. Оешканлык, бердәм көч белән генә башкарылган эш нәтиҗәле була.
Зинфира МИҢҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.