Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәгариф
2 февраль 2025, 07:00

Еллык уңышлар барланды

«Мәгариф идарәсе» МКУда отчет җыелышы үтеп, анда муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Р.Хәертдинов, учреждение начальнигы Г.Кашапова, мәктәп директорлары, мәктәп мөдирләре катнашты.

Еллык уңышлар барландыЕллык уңышлар барланды
Еллык уңышлар барланды

Отчет барышында начальник урынбасары Л.Нәбиева 2024 елда белем бирү процессын оештыру һәм белем бирү нәтиҗәләренең сыйфатын яхшырту буенча эш йомгакларына тукталды. Тәрбия эше бүлегенең өлкән методисты Р.Ф. Заһидуллина тәрбия эшенә йомгак ясады, укучыларга рухи – әхлакый һәм хәрби – патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән чараларны сөйләде. Мәктәпкәчә белем бирү буенча өлкән методист Л.Әһадуллина мәктәпкәчә учреждениеләрнең эшенә йомгак ясады.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Г.Ф. Кашапова МКУ Мәгариф идарәсе эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча эшенә йомгак ясады һәм 2025 елга өстенлекле бурычларны атады. Атап әйткәндә: мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген һәм сыйфатын тәэмин итү; белем бирү нәтиҗәләрен һәм сыйфатны күтәрү, укыту нәтиҗәләрен объектив бәяләү эше, сәләтле балалар белән эшләү, тәрбияләнүчеләребезнең һәм укучыларыбызның әхлакый-патриотик рухын ныгытуга юнәлдерелгән тәрбия чаралары комплексын үткәрү; мәктәпне тәмамлаучылар белән һөнәри юнәлеш бирү һәм педагогик һөнәрләрнең абруен күтәрү буенча эш.

Рәмил Назыйм улы мәгариф идарәсе хезмәткәрләренә һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә районда уздырыла торган мәдәни-массакүләм, спорт һәм социаль әһәмиятле чараларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, 2025 елга бурычлар куйды.

2024 елдагы эш нәтиҗәләре буенча мәгариф идарәсе методистлары һәм мәктәп директорлары муниципаль район хакимиятенең һәм мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Еллык уңышлар барланды
Еллык уңышлар барланды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас