Җитәкче Альберт Флүт улы һәм ферма мөдире Гөлбикә Сибәтова балаларны җылы каршы алып, кызыклы очрашу уздырды.
Алар укучыларны савым сыерларын, таналарны, яңа туган бозауларны ничек дөрес тәрбияләргә кирәклеген аңлатты. Кызларда, малайларда савучыларның командаларын тыңлап, малларның үз урынына басулары, шулай ук һәрберсенең үзенчәлекле исемнәре соклану тудырды. Балалар яңа туган бозауларны куллары белән сыйпап яратты.
Гөлбикә Рафаэль кызы үз чиратында, һөнәрләрен яратып башкаручы савучылар Рита Абдуллина, Альбина Гыйльманова, Гөлшат Хәбибуллина, Венера Габидуллина, ветеринария врачы Альберт Карамовны мактап телгә алды.
Альберт Рамазанов укучыларга кече Ватаннарын, туган туфракны яратырга өндәде. Аларны авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча укып чыгып, эшкә килүләрен теләде. Бу экскурсия күпләрне терлекче һәм сыер савучы һөнәренә башкача карарга мәҗбүр итте дип ышанабыз. Гаиләңә, Ватаныңа, туган җиреңә игелекле хезмәт итү хисе укучыларның күңелләре түренә кереп бөреләнде.
Туган җиренең чын патриоты Альберт Флүт улына шундый эчтәлекле, фәһем-ле экскурсия өчен рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрендә уңышлар телибез.
Гөлназ КӘБИРОВА, Этәй урта мәктәбе укытучысы.