Маяк
-26 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 февраль , 11:00

Онытылмас очрашу булды

Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең 7А шәйморатовчылар сыйныфы укучылары, китапханәче Ленара Баһаува Югары Яркәйдә яшәүче ветеран укытучы, шагыйрә Фәнә Минһаҗеваның яшәгән йортына барып, очрашудан онытылмас мизгелләр кичереп кайттык.

Онытылмас очрашу булды
Онытылмас очрашу булды

Әйтергә кирәк, мәртәбәле кунакның педагогик стаж гына түгел, сугыш еллары һәм иҗаты турындагы истәлекләргә бай тормыш тәҗрибәсе дә бар. Фәнә Әнвәр кызы укучылар белән үзенең тормыш тарихлары белән уртаклашты. Аның фәһемле чыгышлары безнең буын өчен никадәр мөһим булуын тоеп, игътибар белән тыңлап утырдык. Ул үзенең укучылары, герой-якташлары, аларның үз илен ничек саклаулары турында җылылык һәм горурлык белән сөйләде.

Сугыш еллары истәлекләреннән соң, Фәнә Әнвәр кызы үзенең шигырьләре белән таныштырды. Аныңтирән хисләр һәм ватанпәрвәрлек белән сугарылган поэзиясе яшь тыңлаучыларның йөрәкләренә үтеп керде. Ватанга мәхәббәт, кешелекнең батырлыгы һәм ныклыгы турындагы шигырьләр алкышларга күмелде һәм ихлас хисләр уятты. Мондый куәтле көчнең гади юлларда яшерелүенә шаккатып, укучылар һәр сүзне кызыксынып тыңлады. Арытаба фикер алыштык. Укучылар иҗатның авырлыкларны җиңәргә ничек ярдәм итүе һәм үз тарихыңны истә тотуның мөһимлеге турында сораулар бирде. 

Ветеран барлык сорауларга да ихлас җавап бирде.
-Сез, өлкән яшьтә булуга карамастан, һаман эзләнәсез, иҗат юлында торуга нәрсә көч бирә? – дип сорагач, - Мин шулкадәр тормышны яратам, миңа илһамны, көчне шул бирә, - диде.

Ул Илешнең 90 еллыгына багышлап язган шигырен, шулай ук мөнәҗәтләрен башкарды, поэзиянең сәнгать кенә түгел, ә үз хисләреңне һәм кәефләреңне белдерү ысулы да булуын ассызыклады. Мондый очрашуның буыннарны берләштерүен без барыбыз да тойдык. Укучылар ветераннарның тарихи тәҗрибәсе онытылмаска, ә киләчәккә тапшырылырга тиешлеген төшенеп утырды.

Очрашуның практик өлешендә укучылар остаз белән шигырь язу серләренә төшенде.

Ветеран укытучы һәмшагыйрә белән очрашу безне тарихны өйрәнергә генә түгел, ә үзебезнең фикерләребез һәм хисләребез белән уртаклашып, шигырьләр язарга да дәртләндерде, барысын да үзебез яшәгән дөньяның кадерен белергә һәм аның өчен көрәшүчеләрне онытмаска өндәде.

Без мондый очрашулар традициягә әверелер дип өметләнәбез, чөнки алар яшьләрнең патриотик аңын формалаштыру һәм буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен бик мөһим.

Светлана ФӘЙЗРАХМАНОВА, Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең 7а сыйныф җитәкчесе. 

Онытылмас очрашу булды
Онытылмас очрашу булды
Онытылмас очрашу булды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: