Илкүләм проектлар кысаларында дәүләт тарафыннан тудырыла торган шартлар тулы нәтиҗә белән мәгариф сыйфатына һәм үсешенә эшли. «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында 2019 елдан башлап 17 муниципаль гомуми белем бирү оешмасы базасында «Үсеш ноктасы» санлы, гуманитар, табигый-фәнни, технологик профильле үзәкләр төзелде һәм эшләп килә. «Санлы белем бирү мохите» төбәк проекты кысаларында районның 9 мәктәбенә интерактив җиһазлар комплектлары кайтты. «Һәр баланың уңышы» төбәк проекты буенча 4 мәктәптә спорт заллары ремонтланды. Барлык әлеге чаралар мәгарифне үстерү муниципаль программасының төп максатларына һәм бурычларына ирешергә ярдәм итә.
«Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Базытамак, Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәп базасында Югары Яркәйдәге 1нче гимназиядә, Карабаш, Ишкар, Иске Күктау, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис, Ябалак, Кужбахты, Этәй, Дөмәй, Андреевка, Рсай, Кадер, Аккүз урта, Йонны төп мәктәпләрендә, Түбән Яркәйдәге лицейда «Үсеш ноктасы» профильле белем бирү үзәкләре ачылды.
Районда «Мәктәп автобусы» программасы уңышлы тормышка ашырыла. Бүгенге көндә 20 урта мәктәпнең 24 автобусы бар, анда 710 укучы йөри. Автобус паркы планлы рәвештә яңартыла. Ябык автобус тукталышлары җиһазландырылган.
“Мәгарифтә күтәрелеш” проектының “Сәламәт елмаю» юнәлеше уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Әлеге проект кысаларында Югары Яркәйдәге 4 нче, Т. Рахманов ис. урта мәктәпләрдә стоматология кабинетлары эшли.
2020 елның 1 гыйнварыннан, «Авыл укытучысы» проекты гамәлгә кертелгәннән соң, аның нигезендә конкурста сайлап алуда җиңгән һәм авылга килгән (яки күченгән) белгечкә 1 млн.сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләнә, бу очракта белгеч кимендә 5 ел эшләргә тиеш. Бу җәһәттән районыбызга әлеге программа буенча белгечләр җәлеп итә башладык. Конкурс буенча сайлап алу йомгаклары буенча, Дөмәйдә-математика, Түбән Черекүлдә-инглиз теле, Карабаш урта мәктәбендә-математика укытучысы эшли.
Балалар иҗат үзәге соңгы өч елда «Һәр баланың уңышы» федераль проектында катнашты һәм 8 юнәлеш буенча өстәмә урыннар ачты.
2019 елдан башлап, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең «Башкортстан Республикасының Авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар бирү турындагы карары нигезендә, 2024 елда 5 педагог әлеге грантка ия булды.
Мәктәпләрдә телне өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Заманча җиһазландырылган кабинетлар бар, туган якны өйрәнү музейлары эшләп килә. Әлбәттә, кабинетларны заманча җиһазлау өчен республика хөкүмәтенең ярдәме зур. Югары Яркәйдәге беренче гимназия Республика Башлыгы Радий Хәбиров Грантында катнашып җиңү яулады һәм музей кабинеты булдырды. Анда туган телләр укыту өчен материаллар тупланды, яңа технологияләр алынды. Шулай ук М.Гәрәев ис. Бишкурай урта мәктәбе (кабинет җитәкчесе Р.Хәдимуллина), Рсай урта мәктәбенең филиалы Үрмәт төп мәктәбе (Гыймазова А.), Югары Яркәйдәге беренче гимназия (С.Фәйзрахманова) республика кабинетлар конкурсында җиңү яулады һәм бүгенге көндә башкорт теле кабинетлары яңа технологияләр белән тәэмин ителде.
Зинфира МИНҺАҖЕВА.