Башкортстан аграр-технология колледжы район мәктәпләренең 9 сыйныфын тәмамлаучыларны һәм аларның ата-аналарын 12 апрельдә 10.00 сәгатьтә Югары Яркәй авылы, Комсомол урамы, 9 адресы буенча көтеп кала.
Бу көнне колледж укытучылары һәм производствода белем бирү осталары һәм талиблары һәр һөнәр һәм колледжга керү шартлары белән таныштырачак. Уку корпусы, укыту-җитештерү остаханәләре буенча танышу экскурсияләре үткәреләчәк.
Югары курс талиблары белән берлектә һәр һөнәр буенча «Пешекче эше», «Эретеп ябыштыру технологияләре», «Ветеринария», «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү», «Кирпеч салу», «Йөк машинасы йөртүчесе» кебек мастер–классларда катнашу мөмкинлеге булачак.