Маяк
-8 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 июнь 2025, 13:00

Киләчәк колледжы булачак

Бүген күп кенә чыгарылыш укучылары алга таба белем алу өчен югары уку йортлары (университетлар, институтлар) урынына һөнәри белем бирү системасын (колледжлар, техникумнар) сайлыйлар һәм бу аклана, чөнки «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында киләчәктә яңа колледжлар төзелә.

Киләчәк колледжы булачак
Киләчәк колледжы булачак

Агымдагы елда Башкорт аграр-технология колледжы «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыруга дәгъва кылучыларны сайлап алу конкурсында катнашты һәм Русиядән килгән 900дән артык гариза арасыннан безнең колледж сайлап алынды.

Студентлар өчен биредә нинди яңалыклар һәм кызыклы нәрсәләр булачак?

Беренчедән, укыту программасы үзгәрәчәк. Барлык укытучылар һәм укыту осталары белемнәрен арттырачак һәм киләчәктә безнең егетләр заманча, югары квалификацияле белем, осталык, лаеклы җиһазларда күнекмәләр алачак. Бу максатлар өчен федераль бюджеттан 100млн. сум бүлеп биреләчәк. 11 яңа укыту остаханәсе, программалаштыру, системалы администрацияләү, БПЛА операторлары лабораторияләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм башка эшләрне өйрәнүнең заманча кабинеты һ.б. булдырылачак. Колледж белән берлектә укуларны Уфа шәһәренең дөнья дәрәҗәсендәге югары уку йортлары арасында Евразия кампусы, Башкортстан аграр университеты хезмәткәрләре, икътисадның реаль секторы тар профильле белгечләре алып барачак.

Студентлар производство практикасын республиканың уңышлы, үсеп килүче предприятиеләрендә һәм оешмаларында узачак. Укулар тәмамланганнан соң, барлык чыгарылыш укучылары да гарантияләнгән эшкә урнашачак.

Укучыларыбыз авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры, авыл хуҗалыгында электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү мастеры, авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, ветеринария, фермер, мәгълүмат системалары һәм программалаштыру, пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү, гомум төзелеш эшләре остасы, пешекче, кондитер кебек һөнәрләрне үзләштерәчәк. Укуларны тәмамлагач, чыгарылыш укучылары югары уку йортларына профиль буенча БДИ тапшырмыйча гына керә алачак. Мәсәлән, студент «Авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры» белгечлеге буенча укуын тәмамласа, «Агрономия»гә, «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру»га укырга керә ала.

Елдан-ел безнең колледж үзгәрә һәм яңара. Узган ел колледжның уку корпусына капиталь ремонт ясалды, яңа уку җиһазлары сатып алынды.

«Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру белән матди-техник тәэмин итү күп тапкырлар яхшыртылачак. Булачак студентларны без колледжда традицион һәм яңа ачылган белгечлекләргә көтеп калабыз.

Раил ГОМӘРОВ, Башкорт аграр-технология колледжы директоры.

Киләчәк колледжы булачак
Киләчәк колледжы булачак
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас