Маяк
-8 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 июль 2025, 16:00

Файдалы һәм күңелле үтте

Җәй – ул үзе бер тормыш. Шушы чорда балаларны тәрбияләү, аларны төрле чараларга җәлеп итү өчен менә дигән вакыт. Бу – уку елы дәвамында арыганнарны бетерү, яңа көч туплау, сәламәтлекне ныгыту, балаларның иркенләп бер-берсе белән аралаша торган чоры.

Файдалы һәм күңелле үтте
Файдалы һәм күңелле үтте

Шушы максаттан чыгып мәктәп яны лагерьлары эш башлый да инде. Нәрсә эшләргә, көнне ничек уздырырга кебек сорауларга урын да калмый. Барысы да инде уйланылган. Балаларны тәрбиячеләре белән бергә мавыктыргыч сәяхәтләр, онытылмаслык каникуллар көтә!

Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәбе укучылары өчен дә көтеп алынган вакыт җитте. 28 нче майдан 19 нчы июньгә кадәр балалар “Дуслык” мәктәп яны сәламәтләндерү һәм ял лагерында ял итте. Бирегә 1-4 нче сыйныф укучылары – 135 бала йөрде, алар 6 отрядка оешкан иде. Көндезге лагерьда белем һәм тәрбия бирү, сәламәтләндерү эшләре төрле юнәлештә башкарылды: сәнгать, мәдәният, хезмәт, сәләтле балалар, спорт. Көн буена төзелгән режим да арытмады аларны: җыр-биюләр, күңел ачу, уен-көлке – барысы да бар монда. Укучылар өчен белем һәм тәрбия бирү чаралары, кызыклы экскурсияләр, ачык һавада мавыктыргыч, интеллектуаль уеннар, төрле мастер-класслар, бассейнга йөрүләр оештырылды. Бигрәк тә "Сабантуй" бәйрәме балалар күңеленә хуш килде. Алар «Капчык киеп йөгерү», «Ат чабышы», «Аркан тарту» кебек кызыклы һәм күңелле уен-ярышларда көч сынаштылар. Бу могҗизалы бәйрәм балаларга бик күп шатлык һәм уңай энергия өстәде. Һәр көн лагерьда бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. “Дуслык” лагеры тормышы кызыклы вакыйгаларга бигрәк бай булды. Сәламәт яшәү рәвешенә чакырган «Начар гадәтләр - зыянлы»; «Яшеллек-яшәү чыганагы»; «Күңелле иртәнге зарядка» һ.б. Мәдәният һәм сәнгать дөньясы да читтә калмады: «Хәтер һәм кайгы көне», «Үткәнне беләсеңме?», «Русия - минем Ватаным», «Алло, без сәләтлеләрне эзлибез!» кебек бәйрәмнәр дә булып үтте. Быел башкорт әдәбияте комарткысы булган «Урал батыр» эпосы көнен дә үткәрдек.

Бәхетле балачак иле булган «Артек»ның 100 еллыгы уңаеннан төрле чаралар оештырылды. Балалар аның 100 ел дус булырга, хыялланырга һәм яңаны ачарга өйрәнә торган урын буларак белделәр һәм «Артек»ка бару өчен тырышачакларын белдерделәр.

Каникуллар чорында юл хәвефсезлеге турында да онытырга ярамаганлыгын исләренә төшереп, отрядларда төрле чаралар үтте. Шулай ук янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә басым ясалып, күнекмә эвакуациясе үткәрелде. Иң мөһиме — балалар чара барышында бик күп уңай тәэссоратлар, шулай ук юл хәрәкәте һәм янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тагы да бер тапкыр искә төшерү, белемнәрен арттыру мөмкинлеге алды.

Һәр бер тәрбияче үз эшенә жаваплы карап, үзләренә билгеләнгән көнне бер-берсеннән уздырып балаларның исендә калырлык итеп оештырды.

Үзешчән сәнгать бәйгеләрендә һәм конкурсларында бар отряд катнашты. Кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер рәсем ясый, кемдер шаян күренешләр уйлап таба, шаян шигырьләр яза. Бик күп балаларның сәләтләре лагерьда ачылды дисәк, килешми калмаслар. Чынында да бу шулай.

Иң соңгы көнне балалар янына олы кунак Чебурашка килде һәм икенче елда да очрашырбыз дип озатып калды.

Менә шулай 4 нче урта мәктәбе яны лагерында балаларның җәйге ялы файдалы һәм күңелле үтте. Ә инде иң мөһиме, мәктәбебез гөрләп торсын, балаларның шат авазы тынмасын.

Фәнзилә КАМАЛОВА, лагерь начальнигы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас