Маяк
-8 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 июль 2025, 14:30

Онытылмас тәэссоратлар калдырды

Җәйге каникуллар башлану белән мәктәпләрдә көндезге лагерьлар үз ишекләрен ачты. Бу уңайдан Кадер урта мәктәбе оешканлык белән үз эшен алып барды.

Онытылмас тәэссоратлар калдырды
Онытылмас тәэссоратлар калдырды

Традиция буенча агымдагы елда да мәктәп укучылары районыбызның юкка чыккан авыллары тарихын өйрәнде. Быел Төбәк авылында экскурсиядә булдык. Бу авыл күптән инде район картасында юк, әмма анда Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган мемориаль тактаны күреп гаҗәпләндек. Бик күп мәгълүматны авыл һәм социаль объектлар схемасы буенча баннердан укырга мөмкин. Якында гына уңайлы беседка, ерак түгел чишмә бар. Аның суы салкын һәм тәмле. 2019 елда авылның барлыкка килүенә 90 ел тулу уңаеннан моннан чыккан кешеләр үз инициативалары белән кече ватаннарын төзекләндерү эшләрен оештырганнар.

Төбәк авылы урман янындагы матур бер почмакта урнашкан. Ул Карабаш авыл советы составына кергән. Төбәк 1929 елда барлыкка килә. Анда 29 хуҗалык, кибет, авыл клубы, башлангыч мәктәп булган. Авыл халкы нигездә авыл хуҗалыгы тармакларында эшләгән. Ул заманда һәр йортта биш-алты бала үсә. Якында гына берничә адымда урман урнашкан, җәй көне авыл халкы җиләк, шомырт, дару үләннәре, ә көзен чикләвек һәм гөмбә җыйган. Ләкин урта мәктәпкә, почтага, медпунктка ерак ара, кыш көне юлсызлык күп кешеләрнең Карабаш авылына күченүенә сәбәп була. 1975 елдан авыл бушап калган, анда бер генә кешедә калмаган.

Һәр йортның үз хуҗалыклары булган, терлек, кош-корт асраганнар, яшелчә һәм җимеш агачлары үстергәннәр. Ташландык бакчаларда алмагачлар, чияләр, карлыган һәм кура җиләге куаклары күрдек. Авылдан ерак түгел умарталар тора, аларның кайберләрендә кыргый бал кортлары хуҗалык итә.

Балалар биредәге табигатькә сокланып, фотоларга төшеп, рух күтәренкелеге алып кайтты әлеге экскурсиядән.

Лира ГАЛИЕВА, Кадер урта мәктәбе укытучысы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас