Әлеге программа экология-биология, физкультура-савыктыру юнәлешләре кебек күпкырлы эшчәнлеккә ия. Сайтта без календарьның традицион һәм традицион булмаган чараларына багышланган ял көнен яктырта бардык. Көнгә нәтиҗәләрне без гаилә символы булып торган ромашкада ясадык, анда отрядлар матур чыгышлары һәм яхшы тәртипләре өчен түгәрәкләр ала иде. «Кояшкай» җәйге лагере план буенча эшләде, анда һәр көн аерым датага багышланды.
Беренче көн «Танышу көне» исеме астында узып, анда ял итүчеләр отрядның активын, девизларын, речевкасын һәм эмблемасын сайлады, отряд почмакларын бизәде. «Уют» операциясе бу эшләргә “Диңгез бары тик кыюларга гына буйсына!” девизы астында ярдәм итте. Лагерь сменасының “Җәй - ул кечкенә тормыш” тантаналы линейкасы лицейның беренче катындагы фойеда узды. Башка көннәрдә Пушкин, Дуслар, Бантиклар, Халыкара футбол, медицина хезмәткәрләре, Русия көннәре, «Хәзинә эзлибез», «Балык тотабыз», Туган көн бәйрәме, Балалар Сабантуе, Сәләтлеләр көне үтте, 21 көн дәвамында рәсем һәм уку түгәрәкләре эшләде.
Лагерь эшенә нәтиҗә ясап, «Непоседы» программасы буенча эш уңай нәтиҗәләр бирде, дип әйтергә була. Безнең лагерьга килгән балалар аралашучанга, физик яктан чыдамлыракка, мәктәп тормышында активка әйләнде, үзләренең иҗади сәләтләрен ачтылар.
Куелган максатлар һәм бурычлар тәрбиячеләрнең һәм балаларның бердәм эше нәтиҗәсендә үтәлде. Лагерьда булган вакытта балалар үзара бик дуслашты. Барлык тәрбиячеләр дә кызлар һәм малайлар җәйге ял турында «Мәктәп каникуллары нничек үткәрдем» дигән инша язганда искә төшерерлек булсын өчен тырышты. Кыскасы, «Кояшкай» лагере балалар өчен файдалы һәм фәһемле булды.
Гүзәл ИБРАҺИМОВА, лагерь начальнигы.