Маяк
-8 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 июль 2025, 13:00

Күңелле хатирәләр калдырды

Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәптә 21 көнлек «Кояшкай» җәйге лагере эшләде. 135 кыз һәм малай каникулларының бер өлешен күңелле һәм иркен шартларда яшьтәшләре белән үткәрде. Мәктәп яны лагереның барлык тәрбиячеләре һәм вожатыйлары - мәктәп укытучылары күпчелек балаларның үзенчәлекләрен беләләр. Быел отрядларда эшләү өчен 20 педагог җәлеп ителде. Лагерьның төп максаты - балаларның күңелен ачу һәм сәламәтләндерү.

Күңелле хатирәләр калдырды
Күңелле хатирәләр калдырды

Сәламәтлек өчен яхшы туклану да, хәрәкәт тә, ял да, психо-эмоциональ уңайлылык та мөһим. Тәрбиячеләр, вожатыйлар, пешекчеләр, лагерьның техник хезмәткәрләре боларның барысын да булдырырга тырышты.

Бар смена дәвамында балалар төрле вакыйгалар калейдоскобына җәлеп ителде. Һәр икенче көн алдагысына охшамаган һәм якты тәэсирләр, аралашу белән тулы булды. Лагерь һәр бала өчен үз чиге белән ачылды: кемдер яңа дуслар тапты, кемдер үзендә яңа иҗади сәләтләр ачты, кемдер моның кызыклы икәнен белде, ә кемдер җиңелгәндә кайгырмаска өйрәнде.

Мәдәниятне һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга гына түгел, юл хәрәкәте, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен өйрәнүгә, наркоманиягә каршы көрәшкә дә зур игътибар бирелде. Балага психологик ярдәм күрсәтүгә, бердәмлек һәм шәхси сыйфатларны ачыклауга юнәлдерелгән әңгәмәләр, уеннар үткәрелде.

Әлбәттә, сәламәтлекне спорттан башка ныгытырга ярамый. Балаларыбыз «Ерак илләргә сәяхәт», Русия, Хәтер һәм кайгы, Пушкин көннәре, «Джунглида куян артыннан» кебек спорт-күңел ачу чараларында актив катнаштылар.

Көн саен саф һавада зарядка һәм бию разминкалары үткәрелде.

Район тарих-туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясап, ата-бабаларыбызның осталыгын үз күзләре белән күрүләре балаларда якты тәэсирләр калдырды. Укучылар үзләрен спортта гына түгел, иҗатта да күрсәттеләр. Дәртләнеп җырладылар, биеделәр, асфальтта рәсем ясадылар.

Мәктәп яны лагерьларының эше барлык структуралар һәм бүлекчәләрнең җайга салынган һәм яхшы оештырылган эшеннән башка мөмкин түгел. Бу җәһәттән, балаларга лагерьда күңелле яллар тудырган укытучылар коллективына, бассейн хезмәткәрләренә, техник хезмәткәрләргә, 21 көн дәвамында кызларны һәм малайларны тәмле тукландырганнары өчен пешекчеләргә һәм ашханә хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.

Җәйге мәктәп яны лагеренда үткәргән көннәр балаларның хәтерендә озак вакытка онытылмаслык тәэсирләр, күңелле хатирәләр калдыргандыр, дип ышанабыз.

Любовь ШӘРИФУЛЛИНА, лагерь начальнигы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас