Югары Яркәйдәге Т. Рахманов ис. урта мәктәбе ата — аналар комитеты «Хәрәкәт-сәламәтлек нигезе!» спорт айлыгы белән җиңү яулады. Үз проектын тормышка ашырган өчен коллектив 451 300 сум күләмендә акчалата премия алды.
Проект 2025 елның 1 августыннан 15 октябренә кадәр гамәлгә ашырылачак һәм анда Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәбенең барлык сыйныф балалары һәм ата-аналары катнаша. Проектның концепциясе балаларның һәм ата-аналарның аз хәрәкәтле яшәү рәвешенең зыяны турында хәбәрдарлыгын арттыруга һәм уку елы башыннан ук актив ял итү өчен күп мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән. Чаралар программасына мәктәп стадионында даими рәвештә иртәнге йөгерүләр, табигатькә мавыктыргыч экскурсияләр, спорт төрләре (волейбол, футбол, теннис) буенча ярышлар оештыру, эстафеталар, йога һәм скандинавия йөреше дәресләре, шулай ук өстәл хоккее уеннары кертелгән. Физик культура һәм спорт белән даими рәвештә уртак шөгыльләнү сәламәтлекне ныгытып кына калмыйча, белем бирү процессында катнашучыларның барысын да берләштерәчәк.
Айсылу Хәмиева, “Балачак навигаторлары” муниципаль координаторы.