Маяк
-8 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 сентябрь 2025, 13:00

Китап - белем чыганагы

Мәктәпкәчә яшьтәге балачакны китапсыз күз алдына китерүе кыен. Китап сөйләмгә ия булырга ярдәм итә, әйләнә-тирә дөньяны, табигатьне, әйберләрне, кеше мөнәсәбәтләрен танып белү өчен ачкыч булып тора. Әсәрне еш уку, аны тормыш күзәтүләре һәм балалар эшчәнлегенең төрле төрләре белән оста яраштыру балага әйләнә-тирә дөньяны күреп белергә ярдәм итә, матурлыкны яратырга өйрәтә, әхлакый нигез сала.

Китап - белем чыганагы
Китап - белем чыганагы

Халык әкиятләрендә балалар алдында телнең сәнгатьлелеге ачыла. Хикәяләрдә балалар сүзнең кыскалыгын һәм төгәллеген беләләр. Шигырьләрдә урыс сөйләменең көйлелеге, музыкальлеге һәм ритмиклыгы сизелә. Әмма әдәби әсәр бала әзерләнгән очракта гына тулысынча кабул ителә. Шуңа күрә аларның игътибарын әдәби әсәрнең эчтәлегенә дә, аның сәнгатьле чараларына да юнәлтү мотлак. Шуны да онытмаска кирәк: әдәбият баланың дөньяга карашына, ихтыяҗларына, рухи теләкләренә туры килгән очракта гына укуга кызыксыну уятырга мөмкин.

Хәзерге балалар компьютер булгач еш кына китап белән кызыксынмыйлар. Кайчак ата-аналарга сабыйларына китап укырга вакыт җитми. Ә бит ул безне үз фикерләребезне белдерергә һәм башкаларның нәрсә сөйләгәнен һәм язганнарын аңларга өйрәтә, фикерләүне үстерә, дөньяның офыкларын киңәйтә.

Китап белән аралашу процессында бала дөньяның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген белеп кенә калмый, бәлки уйларга, анализларга өйрәнә, иҗади үсеш ала, шулай итеп, аның шәхесенең әхлакый һәм мәдәни нигезе формалаша.

Матур әдәбият белән танышу кечкенәдән башлана.

«Музей педагогикасы» юнәлешен гамәлгә ашыру буенча алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау максатыннан, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында уку елында «Китап - белем чыганагы» иң яхшы мини-музеена район смотр – конкурсы үткәрелде.

Конкурсның бурычлары - мәктәпкәчә яшьтәге балаларда музей турында күзаллау формалаштыру; матур әдәбият белән танышу барышында кызларның һәм малайларның коммуникатив һәм социаль компетентлыгын үстерү; китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт, өлкәннәрнең хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, китап белән эш итү кагыйдәләренә өйрәтү һ.б. Мини-музейның бүлекләре һәм экспонатлары түбәндәгечә иде: «Әкият янында кунакта», «Борынгы заманда китаплар нәрсәдә язылган», «Беренче китаплар ничек төзелгән», «Китаплар бүген ничек эшләнә», «Китаплар төрле була», «Китап хастаханәсе», «Китапханә» һ.б.

Конкурста 6 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, 24 мәктәпкәчә төркем катнашты.
Нәтиҗәдә, Түбән Яркәйдәге «Баланы үстерү үзәге-балалар бакчасы», Ябалак урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме -1 нче, Югары Яркәйдәге 1 нче балалар бакчасы, Карабаш урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме-2нче, Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы, Базытамак урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге төркеме 3нче урынга лаек булды. Ишкар урта мәктәбенең Этәй филиалы мәктәпкәчә төркеме – «Ата-аналарны музей педагогикасы проектын гамәлгә ашыруга актив җәлеп иткән өчен»; Рсай урта мәктәбенең Үрмәт филиалы мәктәпкәчә төркеме – « Мини-музейны бизәүдә үзенчәлекле һәм эстетик булган өчен»; Рсай авылы урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркеменә «Ачык презентация өчен» номинацияләрендә җиңү яулады.

Мондый конкурслар актив хезмәттәшлек барышында балаларны һәм атааналарны, ата-аналарны һәм педагогларны берләштерә. Балаларда китапка тотрыклы кызыксыну, яхшы хәтер, сөйләм, шулай ук китапның белем чыганагы булуын аңлау формалаша. Ата-аналарда өй шартларында китап почмагын оештыруга кызыксынуы арта. Ата-аналар уку мәдәниятен күтәрә, китапка мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләсендә белем ала, балага китапны дөрес сайларга өйрәнәләр.

Матур әдәбият әсәрләрен уку, сөйләү балаларның интеллектуаль, акыл, иҗади, психологик һәм психофизиологик үсешенә зур йогынты ясый.

Китапка, уку процессына карата балалар бакчасында тәрбияләнгән уңай мөнәсәбәт һәм өйдә ата-аналар бергәләп тәрбияләнү баланы мәктәптә уңышлы укытуның нигезе булыр дип ышанам. Китап аның гомер буе яхшы дусты, киңәшчесе һәм ярдәмчесе булып хезмәт итәргә тиеш.

«Булачак гражданнар ничек тәрбияләнсә, киләсе гасыр шундый булыр», – дигән фәнни педагогикага нигез салучы чех педагогы Я.А Коменский. Әйе, безнең балалар - дәүләтнең киләчәге. Бары тик бәхетле, үз абруе булган педагоглар гына шундый укучыларны тәрбияли ала.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Һәр эш көне балалар белән аралашудан шатлык белән тулы булуын телим. Тәрбияләнүчеләрегезне җылыткан күңел җылысы сезгә уңышлар, тормышка ашкан хыяллар белән кайтсын.

Лиза ӘҺАДУЛЛИНА, район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү эше буенча өлкән методисты.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас