Маяк
-8 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 сентябрь 2025, 11:00

Үсешкән шәхес формалашсын өчен

Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне, һичшиксез, мөһим бәйрәм. Әлеге өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәте җәмгыять тарафыннан лаеклы бәяләнә, чөнки без аларга кадерле балаларыбызны ышанып тапшырабыз һәм, әлбәттә, аларның җаваплылыгына һәм яхшылыгына таянабыз.

Үсешкән шәхес формалашсын өчен
Үсешкән шәхес формалашсын өчен

Аның үз тарихы бар. “Балалар бакчасы” сүзтезмәсе немец теленнән алынган, ә “kindergarten” атамасын сөйләшү сөйләменә немец педагогы Фридрих Фребель керткән. Русиядә иң беренче рәсми балалар бакчасы Санкт-Петербург шәһәрендә оештырыла, ә бу нәкъ менә 27 сентябрьдә, 1863 елда була. Бакчага 3 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге балаларны кабул иткәннәр. Биредә төп күнекмәләргә өйрәткәннәр һәм гимназиядә укуны дәвам иттерүгә әзерлек алып барылган, тик барысы да уен формасында гына була. Педагоглар тырышлыкны, кызыксынучанлыкны, Әлифба укуны, язуны һәм математика хисабын хуплаган.

Мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре җәмгыять алдында зур җаваплылык тоталар, чөнки нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә кечкенә кешенең шәхесе формалаша һәм сәламәтлегенә нигез салына. Бу нигезләрне битараф булмаган һәм грамоталы педагоглар сала.

Назлы куллар, ягымлы тавыш, ә бигрәк тә игелекле йөрәк-балага тормыш башында аеруча кирәкле. Бүген районда 29 мәктәпкәчә учреждениесендә битараф булмаган, баланың үзе һәм өлкәннәр җәмгыяте арасында арадашчы булырга теләгән игелекле педагоглар эшли.

Тәрбиячеләрнең мәктәпкәчә учреждениеләрендә белем һәм тәрбия процессын камилләштерү буенча уңай эш тәҗрибәсен билгеләп үтәсе килә. Бу җәһәттән тәрбиячеләрдән «Ел педагогы - 2025» район конкурсында җиңүче Наталия Сибәтова (Югары Яркәйдәге 2нче балалар бакчасы), Юлия Яһүдина (Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы), Эльмира Гарифуллина (Югары Яркәйдәге 1 нче балалар бакчасы), Лилия Минбагыйсова (Югары Яркәйдәге 4 нче балалар бакчасы), Әлфия Зәйнуллина(Этәй), Гүзәл Зарипова (Югары Яркәйдәге 3нче балалар бакчасы), Лилия Уразаева (Түбән Яркәйдәге “Баланы үстерү үзәге- балалар бакчасы”), Наташа Фазлыева (Анач), кече тәрбиячеләр Фларида Борханова (Югары Яркәйдәге 3нче балалар бакчасы), Зилә Нуретдинова (Югары Яркәйдәге 6нчы балалар бакчасы), Айгөл Миңнегалиева (Түбән Яркәйдәге “Баланы үстерү үзәге-балалар бакчасы), Илнара Мөхәммәтова (Ишкар) эшчәнлеге башкаларга үрнәк булып тора. Шулай ук аш пешерүчеләр Альмира Миңнеголова, Гөлзара Даутова (Югары Яркәйдәге 1нче балалар бакчасы), Фәнәлия Тимербаева (Кужбахты), Рита Закирова (Югары Манчар), шулай ук кастелянша Гөлнара Фәтхелисламова хезмәте мактауга лаек.

Хөрмәтле ветераннар һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне белән котлыйм!
Сезнең игелегегез, күңел җылыгыз һәм педагогик осталыгыгыз балаларыбызга һәр көнен бәхетле, шатлыклы һәм кызыклы итәргә ярдәм итсен. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, оптимизм, уңышлар телим.

Гөлнара КАШАПОВА, район мәгариф идарәсе начальнигы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас