Ә ул балалар Карабаш урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркеменә килү белән башлана. 8 мең квадрат метрдан артык мәйданда чәчәкләр утыртылды, алар безне иртә яздан алып көзгә кадәр сөендерә. Альп таулары ясалды, зур булмаган ясалма сулык җиһазландырылды. Мәктәпкәчә төркем хезмәткәрләре тарафыннанчәчәкләрдән оригиналь, кызыклы композицияләр иҗат ителде. Бәрәңге, кишер, чөгендер, суган үстерә торган яшелчә бакчасы тәрбияләнүчеләрдә хезмәт күнекмәләре булдыру өчен менә дигән чара булып тора. Урман почмагы агач һәм куакларның, үсемлекләрнең исемнәре белән таныштыра. Агач яфракларын һәм орлыкларын җыялар, аларны табигый материалдан эшләнмәләр ясаганда кулланачаклар. Балаларны фасыллар буенча табигатьтәге үзгәрешләр (көн озынлыгы, һава торышы, үсемлекләр һәм хайваннар тормышындагы үзгәрешләр, кешеләрнең хезмәте) белән таныштырабыз. Саф һавада табигый материаллар (ком, су, кар, яфраклар, җимешләр) белән уеннар оештырабыз.
Уку елы дәвамында ата-аналар белән бергәләп экологик юнәлештәге дидактик уеннар оештырылды, альбомнар әзерләнде.
Экологик тәрбия буенча мондый максатчан эш уңай нәтиҗәләр бирә. Балалар үзләренең белемнәрен «Чиста дөнья» ачык йомгаклау дәресләрендә, «Җир көне», «Карга боткасы»экологик бәйрәмнәрендә күрсәтәләр.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кызыксынучанлык аеруча хас. Әгәр дә без балаларны кечкенәдән үк табигать күренешләре белән кызыксындырып, һәрбер тереклеккә мәхәббәт хисен тәрбияләсәк, аларга карата мәрхәмәтлелек уята алсак, балалар зур үскәч, тирә-юньгә яхшы мөнәсәбәттә булырлар дип, ышанып әйтәсе килә.
Айгөл ГАФУРОВА, Карабаш урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме өлкән тәрбиячесе.