Яшь булса да, күп һөнәри уңышларга, хезмәттәшләре, ата-аналар һәм балалар хөрмәтенә ирешкән укытучы Исәмәт авылының булдыклы һәм эшсөяр Зөлфия һәм Камил Габдракыйповлар гаиләсендә туып-үскән. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт университеты Бөре филиалының социаль-гуманитар факультетында белем алып, тарих укытучысы белгечлегенә ия булган. Моңа эзләнүчән һәм тынгысыз егетнең Бөек Ватан сугышы белән кызыксынуы этәргеч ясый. Чөнки аның картәтисе Габделхәй Габдракыйп улы Габдракыйпов – Бөек Ватан сугышы ветераны, кулдан язылган көндәлеген оныгы Шамил Камил улы күз карасы кебек саклый.
Кулына диплом алса да, яшь белгеч хезмәт юлын башларга ашыкмый, гаилә традициясен дәвам итеп, ил алдындагы бурычын үтәүне максат итеп куя. Ул Арменияның Гюмри шәһәрендә БМП-2 дә механик-водитель булып, хезмәт итә. Аннан соң Удмуртиянең Ижау шәһәренең 42 нче мәктәбендә тарих укытучысы буларак, хезмәт юлын башлый. 2016 елдан башлап, ул туган районыбызда балаларга белем һәм тәрбия бирә. Лицейда тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта. Яшь булуга карамастан, укучылары һәр елны зур уңышларга ирешә: БДИ бирүчеләр югары баллар (узган уку елында җәмгыять белеме фәненнән Сәидә Мостафина – 98, Галия Рәхимова – 85, тарихтан Сәидә Мостафина 91 балл) ала, республика, район олимпиадаларында укучылары призлы урыннар яулый (хокук фәненнән Зәлия Кадыйрова республикада призер). Шунысы куанычлы, педагогның тынгысыз хезмәте лаеклы бәһаланган. Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының, район мәгариф идарәсенең күпсанлы Рәхмәт хатлары, Почет грамоталары моны исбатлый. «Укыткан предметларымны бик яратам. Уку-чыларымның уңышы - минем өчен иң зур бәһа», - ди Шамил Камил улы.
Максатчан, нәтиҗәләргә ирешүчән педагог берничә ел рәттән район тарих укытучылары методик берләшмәсенең җитәкчесе буларак, актив эш алып бара, тәҗрибәсе белән бүлешә.
Киң карашлы, эрудицияле мөгаллим лицейда укыту белән генә чикләнми, район укучылары белән дә Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнә, аларга туризм серләрен төшендерә. Яхшы күңелле, юмор хисле сыйныф җитәкчесен укучылары , аларның әти-әниләре бик ярата, хөрмәт итә. Казан, Уфа шәһәрләре, район буенча тарихи экскурсияләр, туристик походларга, «КраснаДача» туристик базасына ялга барулар, бергәләп чаңгыда, тимераякта шуулар, кардан фигуралар ясаулар, бәйрәмнәр үткәрүләр аларның күңелендә якты хатирәләр булып, мәңге сакланыр.
Коллективта да Шамил Камил улы абруй казанган, аның турында тик яхшы сүзләр генә ишетергә була, ярдәмчел, ачык йөзле, күркәм холыклы хезмәттәшебезне бик яратабыз, аның белән горурланабыз. Төп эшеннән тыш, Шамил Камил улы актив җәмәгать эшлеклесе дә – ул күп фатирлы йортта староста булып тора. Бу эш тә бик зур җаваплылык, игътибар сорый.
«Мин көн саен яңа нәрсәләр өйрәнергә, яңа ачышлар ясарга, заман белән бергә атларга тырышам», - ди педагог. Ә бу сыйфат укытучы өчен бик кирәк. Укытучылар көне белән котлап, хезмәттәшебезгә яңа уңышлар, яңа биеклекләргә ирешүен телибез.
Алсу БАСЫЙРОВА, Түбән Яркәйдәге лицейның татар теле укытучысы.