Чарада 10 сыйныф укучылары һәм башкорт теле укытучылары катнашты. Кичәне алып баручы Светлана Фәйзрахманова биредә катнашучылар алдында чыгыш ясап, башкорт теленең байлыгын һәм аны саклап калу кирәклеген билгеләде, Фәнә Әнвәр кызының тормыш юлы һәм иҗатына кыскача байкау ясады.
Очрашу барышында укучылар шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләде. Кызлар һәм малайлар үзләре иҗат иткән шигъри юлларны укып ишеттерде. Ветеран укытучы каләм тибрәтүчеләрне хуплап, аларга яңа иҗат идеяләре белән эшләү өчен киңәшләр бирде.
Фәнә Әнвәр кызының бик күп шигырьләренә композиторлар көй язып, җыр итеп җырлый. Башкортстанның атказанган җырчылары Алмаз һәм Айдар Юнысовлар Фәнә апаның 90 яшьлек юбилеена багышлап “Келт итә дә, келт итә...» шигыренә көй язып, зур бүләк ясады. Бүгенге көндә бу җыр хит булып тора. Очрашу вакытында укучылар җырны ишетү белән, кушылып җырлап җибәрде.
Фәнә Әнвәр кызы да кичәгә буш кул белән килмәде. Үзенең китапларына байкау ясап, бик күп шигырьләр укып ишеттерде, хатирәләре белән уртаклашты, хикәяләренә анализ ясады. Күп материаллар туплап, хәтта Мәскәү архивларында утырып, туган авылының тарихын, шәҗәрәсен өйрәнеп, бастырып чыгарган китабы белән укучыларны таныштырды.
Чараның икенче өлешендә гимназия укучылары башкаруындагы дәртле биюләр, күңелле җырлар, курайның серле моңы, бай эчтәлекле шигырьләр Башкорт теле көне бәйрәмен тагын да ямьләп җибәрде.
Әлеге чара укучыларның күңелләренә хуш килде, ветеран-укытучының биргән киңәшләре тормышыбызда иң кыйммәтле мизгелләр булып калыр. Шул уңайдан саф, эчкерсез, ихлас, гади, һәр берсенә күңел җылысын мул итеп таратучы, якын тирәдәгеләргә кояш кебек балкып торучы Фәнә Минһаҗевага ныклы сәламәтлек, бәхет, яңадан-яңа иҗат уңышлары теләп, очрашулар көтеп калабыз.
Чулпан ИСЛАМГАЛИЕВА, Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.