Олимпиада иҗади эшләр башкару, тест сорауларына җавап бирү, диалоглар төзү һәм шигырьләрне яттан уку кебек төрле биремнәрне үз эченә алды. Бу сынаулар катнашучыларга белемнәренең тирәнлеген һәм аларны практикада куллана белүләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Безнең районнан Базытамак, Кадер урта мәктәпләреннән, Югары Яркәйдәге 1 нче гимназиядән биш укучы катнашты.
Республика олимпиадасы нәтиҗәләре буенча Кадер урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Нурия Шәйхелисламова, Базытамак урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Аделина Байкова, Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең 10 сыйныф укучысы Аскар Гафуров - призер, ә Базытамак урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Самат Миңнуллин җиңүче булды.
Кызларның һәм малайларның казанышлары туган телне ярату һәм әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә, бу, һичшиксез, илебезнең мәдәни күптөрлелеген саклап калуга ярдәм итә.
Укучыларны котлыйбыз һәм укуларында уңышлар телибез, ә укытучыларга - Илмера Ахунова, Айгөл Фәтхуллина, Илиза Ялаловага республика олимпиадасында катнашучыларны әзерләүгә керткән зур өлешләре, профессиональлекләре, һәр балага уникаль карашлары, зур сабырлыклары һәм җаваплылыклары өчен рәхмәт.
Зинфира МИНҺАҖЕВА, район мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге начальнигы.