Проект яшүсмер кызларга күчеш яшендәге катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә өч төп юнәлеш аша ярдәм итү өчен булдырылган: үз-үзеңне танып белү («Үзеңә юл»), гармонияле мөнәсәбәтләр нигезләре («Мәхәббәт юлы») һәм иҗади үсеш («Иҗади остаханә»).
Проект 1 октябрьдә Гаилә хезмәтенең «Бишенче почмагы» яшүсмерләр базасында старт алып, беренче өч аенда ук максатчан аудитория яхшы нәтиҗәләр һәм зур кызыксыну күрсәтте.
Экспертлар белән ачык лекцияләр төп элемент булды, бу авыл җирлеге өчен аеруча кыйммәтле. Гинеколог, дерматолог, косметолог һәм нутрициолог белән очрашулар кызларга мифларны һәм куркуларны таратып, сәламәтлек турында дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде. Нарколог белән әңгәмә хәвефле тотышны профилактикалау темасына кагылды. Ә стилист уздырган дәрес үзеңдә матурлыкны күрергә һәм аны ассызыкларга өйрәнергә ярдәм итте.
Киноклубның үзенчәлекле форматы һәм аннан соң психолог белән әңгәмә кору сәнгать образлары аша катлаулы темаларны – дуслыкны, хыянәтне, мәхәббәтне, тормыш юлын сайлауны тирән итеп аңларга ярдәм итте. Бу ышанычлы сөйләшү урыны иде, анда кеше үз хисләрен уртаклаша һәм ярдәм таба алды.
Әти-әниләр дә читтә калмады. Алар өчен психолог лекция-тренинг форматында аерым очрашу үткәрде, бу проектның бик мөһим өлеше булып тора. Өлкәннәрнең кызлары кичергән процессларны аңлавы һәм үзара аңлашу күперләрен булдыру – бөтен программаның озак вакытлы нәтиҗәсенең нигезе.
Аеруча популярлыкны иҗади блок яулый, анда кызлар энҗе белән бәйләргә өйрәнәләр һәм курчаклар ясыйлар. Аларның кул эше инде игелек акциясенә әверелде: үз куллары белән ясалган уенчыклар балалар приютында тәрбияләнүчеләргә бүләк ителде, бу социаль җаваплылыкның ачык мисалы булып тора.
Иҗат остаханәсе кызлар өчен көч туплау һәмилһам алу урынына әйләнде. Ыргак белән бәйләү һәм саклаучы курчаклар ясау аларның кулмоторикасын һәм зәвыклылыкны гына үстерми, ә тынычлык табарга, игътибарны тупларга да ярдәмитә. Ә иң күңелгә хуш килгән эшләре – шәфкатьлелек акцисе. Үз куллары белән ясалган «Кофе песиләре» ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен приютта тәрбияләнүчеләргә бүләк ителде.
Юлның беренче яртысы җитди һәм өметле нәтиҗәләр белән үтелде. «Кызлар зирәклеге» проекты Югары Яркәй авылы кызлары өчен уникаль үсеш, ышаныч һәм ярдәм мохитенә әверелеп, үз ихтыяҗын раслады. Алда – яңа очрашулар, ачышлар һәм башланган темаларга тирәнтен кереп китүләр. Проект командасы биредә табылган «зирәклек» белем җыелмасы гына түгел, ә эчке компас, ул һәр катнашучыга үз тормышын аңлы рәвештә төзергә, традицияләрне бәяләргә, яхшылык эшләргә һәм киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итәчәк, дип ышана.
Ильмира ХАҖИПОВА, «Кызлар зирәклеге» проектының техник координаторы.