

Конкурста 6 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, 3 филиал һәм 20 мәктәпкәчә төркем катнашты.
Зона этабы онлайн форматта узды. Катнашучылар үзләренең видеоязмаларын җибәрделәр, жюри бию коллективларының чыгышы җибәрелгән видео нигезендә бәяләде. Видеороликлар караганнан соң, жюри әгъзалары икенче этапта катнашу өчен 13 бию композициясе сайлап алды. Конкурста катнашучыларның чыгышлары берничә критерий буенча бәяләнде: башкару осталыгы - хәрәкәтләрне башкару техникасы, номерны композицион төзү, халыкчанлыкның оригинальлеге, сәхнәлелек (костюм, реквизит, башкару мәдәнияте), музыкаль һәм хореографик материалны сайлап алу һәм туры килү, артистлык, сәнгать образын ачу.
Яшь талантлар үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен һәм артистлыкларын күрсәттеләр. “Җиз үкчә” конкурсы барлык балалар һәм педагоглар, ата-аналар өчен чын бию бәйрәменә әверелде. Бәйгенең бәйрәм атмосферасын катнашучыларның матур һәм оригиналь костюмнары, дәртле һәм күңелле музыкасы, Югары Яркәй авылының 4нче балалар бакчасының креатив алып баручылары булдырырга ярдәм итте.
Конкурс йомгаклары буенча Үрмәт төп мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме - “Ел ачышы” номинациясендә; Югары Яркәйдәге 1 нче балалар бакчасы - «Елның сөйкемлелеге»ндә; Югары Яркәйдәге 4 нче балалар бакчасы - «Иң стильле бию»дә; Карабаш урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме - «Иң оригиналь бию»дә; Югары Яркәйдәге 4 нче балалар бакчасы Кужбахты филиалы - “Яшь йолдызчыклар”да, Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы (2 нче төркем) - «Патриотик бию»дә; Түбән Черекүл мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме - «Иң күңелле бию»дә; Ишкар урта мәктәбе филиалы Этәй мәктәпкәчә төркеме «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясендә җиңүче булды.
Югары Яркәйдәге 3 нче балалар бакчасы, Иске Күктау урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркемнәре -3 нче; Югары Яркәйдәге 2 нче балалар бакчасы, “Баланы үстерү үзәге-балалар бакчасы” - 2 нче; Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы 1 урынга чыгып, “Бакыр үкчә-2026” район бию конкурсында җиңүче дип билгеләнде. Барлык җиңүчеләргә һәм номинантларга Мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Лиза ӘҺАДУЛЛИНА, район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү эше буенча өлкән методисты.