Маяк
+17 °С
Облачно
Мәгариф
24 Мая , 06:00

Мәктәпкәчә белем бирү елы старт алды

Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын күтәрү шартларының берсе буларак ата-аналар (законлы вәкилләр) белән хезмәттәшлек итү» темасына мәктәпкәчә учреждениеләр педагогларының район семинары узды.

Мәктәпкәчә белем бирү елы старт алдыМәктәпкәчә белем бирү елы старт алды
Мәктәпкәчә белем бирү елы старт алды

Семинарда РФ Мәгариф министрлыгы игълан иткән мәктәпкәчә белем елын ачу тантанасы булды. Сәламләү сүзе белән Югары Яркәй авылының 6 нчы бала-лар бакчасы мөдире Л.Камалтдинова чыгыш ясады. Арытаба өлкән методист Л.Әһадуллина барлык педагогларны мәгариф системасында мәктәпкәчә белем бирү елы башлану белән котлады, Башкортстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү елына багышланган чаралар планын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштырды.

Кунаклар алдында Югары Яркәйдәге 6 нчы һәм 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Педагоглар яшь буенча дүрт төркемдә ачык дәресләр карады, анализ ясадылар. Семинарда катнашучылар яңа практик белемнәр алдылар һәм элек алганнарын ныгыттылар.

Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы мөдире Л.Камалтдинова үз чыгышында «Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын яхшырту шартларының берсе буларак ата-аналар (законлы вәкилләр) белән хезмәттәшлек итү» видео-презентациясен һәм балалар бакчасының ата-аналар белән эшләү тәҗрибәсен тәкъдим итте. Тәрбияче Г.Хисаметдинова «Баланы ничек лидер итеп тәрбияләргә» дигән мастер-класс үткәрде. Семинар кунаклары нәтиҗәле формаларны һәм ысулларны да кертеп, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән хезмәттәшлек итүнең яңа алымнары белән таныштылар. Әлеге эш тәҗрибәсе бу юнәлештә яңалык күрсәтте һәм педагоглар тарафыннан кулланылачак.

Чарада Мәгариф идарәсе МКУ начальнигы Гөлнара Кашапова һәм РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләренең Башкорт республика профсоюзының Илеш районы оешмасы рәисе Гүзәлия Колпакова да катнашты. Гөлнара Фәрух кызы семинарда катнашучыларны мәктәпкәчә белем бирү елы башлану белән котлап, педагогларны муниципаль район хакимияте һәм район мәгариф идарәсе МКУның Мактау грамоталары белән бүләкләде. Гүзәлия Рәфис кызы башлангыч профсоюз мәктәпкәчә оешмаларына профсоюз эшчәнлеген алга этәрүдә актив эшләгәннәре өчен Гомумрусия мәгариф профсоюзы грамоталары һәм акчалата сертификатлар тапшырды.

Семинарның эчтәлеге төрлечә булды, әмма чарада катнашучылар мәктәпкәчә белем бирү елы — зур, эчтәлекле юлны дәвам итү, яңа инициативалар һәм проектларга старт бирү өчен көчле импульс икәнлеген аңлады. Мәктәпкәчә белем бирү елы-диалогка, белем бирүнең сыйфатын тотрыклы тәэмин итә торган инновацион алымнар эзләүгә чакыру ул. Бу мәктәпкәчә белем бирүнең мөһимлеген белдерү генә түгел, ә аны үстерү буенча конкрет адымнарны күрсәтү мөмкинлеге дә.

Лиза ӘҺАДУЛЛИНА, район мәгариф идарәсе МКУның өлкән методисты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас