

Соңгы кыңгырау бәйрәме Түбән Яркәй лицеенда матур кояшлы иртә белән башланып китте. 11 сыйныфны быел 8 укучы тәмамлый. Лицейда уку дәвамында алар һәр берсе талантлы шәхес, зур тормыш юлына аяк басарлык кеше булып формалаштылар. Аеруча Эльвина Камалова, Зәлия Кадыйрова, Элиза Зыязова, Урал Хәбетдинов, Рамазан Мостафин зур уңышларга ирештеләр, уку алдынгылары, олимпиада призерлары булдылар.
Бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучылары адресына муниципаль район Советы рәисе Наил Гайнуллин, район мәгариф идарәсе методисты Азалия Илалова, лицей директоры Айгөл Мөхәметдинова, сыйныф житәкчесе Ләйсән Галәветдинова, ата-аналар исеменнән Рәмзилә Хәбетдинова тарафыннан бик күп жылы һәм матур сүзләр әйтелде.
Лира ГӘРӘЕВА.