

Быел гимназияне 43 унберенче һәм 80 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Чыгарылыш сыйныф укучыларына директор Алмаз Ганиев һәм хөрмәтле кунаклар тарафыннан бик күп изге сүзләр яңгырады. Район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кашапова чыгыш ясап: "Сезне бу истәлекле көн – Соңгы кыңгырау белән котлыйм. Сезгә уңышлар, сабырлык һәм үз көчегезгә ышаныч телим. Сезнең һәркайсыгыз тормышта хыялланган бар нәрсәгә ирешсен һәм бу дөньяда үзенең эзен калдырсын», - дип теләде.
Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы Рәзиф Бикаев үзенең тормыш тәҗрибәсе, батырлыгы һәм илебезнең киләчәгенә ышанычы белән уртаклашты. Аның сүзләре олы тормыш бусагасында басып торган балалар өчен чын илһам булды. Ата-аналар исеменнән укучыларны Зөлфия Әхмәдуллина котлады, мәктәпне тәмамлаучыларга һәм педагогларга ихлас теләкләрен җиткерде. Ул укытучыларга сабырлыклары, кайгыртучанлыклары һәм профессиональлекләре өчен рәхмәт белдерде, укучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырганда уңышлар теләде.
Сыйныф җитәкчесе Элиза Гыйльметдинованың, беренче укытучы Гөлнур Галләмованың котлаулары күңелгә үтеп керде. Ихлас күңелдән чыккан сүзләр, изге һәм искиткеч теләкләр һәр укучының хәтерендә мәңге сакланыр.
Традиция буенча линейкада беренче сыйныф укучыларыннан котлаулар яңгырады. Тантананың иң якты мизгелләренең берсе - чыгарылыш сыйныф укучыларының җырлары, шигырьләре һәм вальслары. Соңгы кыңгырау чыңлавы уку этабының тәмамлануын символлаштырды. Аны шалтырату хокукы укуны яхшы билгеләргә тәмамлаган, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңгән Илнар Гыйльметдиновка һәм Милана Нәгыймовага бирелде.
Хәерле юл, чыгарылыш укучылары!
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.