

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бүген иң истәлекле көн. Шушы уңайдан барысын да котларга Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпкә муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, мәгариф ветераннары, укытучылар, ата-аналар килгән иде.
Тантананы мәктәп директоры Гөлнара Шафыйкова ачып, котлау сүзләрен изге теләкләрен җиткерде.
-Бүген иң якты, яшь күңелдә мәңгегә сакланучы бәйрәм. Әмма ул тормышта үз урыныгызны табу, киләчәк язмышыгызны билгеләүче уйланылган адым ясау чоры. Әти-әниләрегезгә лаеклы алмаш булыгыз, мәктәп данын югары тотыгыз, - дигән фатыйхасын бирде Илдар Иршат улы.
Укучыларның чыгышлары тәбрикләү сүзләре, изге теләкләр, фәһемле киңәшләр белән үрелеп барды. Агымдагы елда урта мәктәпнең 11 сыйныфын – 23, 9 сыйныфын 48 укучы тәмамлый.
Лира ГӘРӘЕВА.