

Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәптә дә 6 унберенче һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 27 кыз һәм егеткә, шулай ук М.Гәрәев исемендәге беренче кадетлар чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Аларны тәбрикләп, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Тимур Рамазанов:
- Бүген биредә 52 кыз һәм малай өчен соңгы кыңгырау яңгырый, бу 52 язмыш и 52 өмет дигән сүз. Киләчәктә укучыларга бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга, дөрес юл, һөнәр сайларга язсын. Туган ягыбызының лаеклы гражданнары булып, районыбызга эшкә кайтуларын теләр идем, - диде.
Тимур Альберт улы волонтерлык өлкәсендә намуслы хезмәте һәм муниципаль чараларны оештыру һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен Камила Зариповага, спорттагы югары казанышлары өчен Эрик Солтановка муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча комитетының Мактау грамоталарын тапшырды.
Мәктәп директоры Светлана Хәкимова үз чыгышында укучыларга изге теләкләрен белдереп, укуда, спортта, мәктәпнең җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга грамоталар бирде. Унберенчеләргә хәерле юл теләп, ихлас сүзләрен беренче укытучылары Әлфия Исламова, 11 сыйныф җитәкчесе Гөлназ Дәүләтгәрәева, ата-аналар исеменнән Айгөл Рәшитова, беренче сыйныф укучылары җиткерде. Мәктәпне тәмамлаучылар мөгаллимнәренә рәхмәтләрен җыр, шигырь, чәчкә гөлләмәләре аша белдерде. Вальс бию традициясе дә бәйрәмгә бизәк өстәде. Соңгы кыңгырау чыңлату хокукына унберенчеләрдән Эрик Солтанов белән Самира Әхмәтшина ия булды.
Лилия ЙОСЫПОВА.