

Һәр елдагыча, Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәптә дә мәктәп яны лагеры үз ишекләрен ачты. Быел да лагерь “Дуслык ” дип аталды, чөнки дуслык - ихтыяҗларның, карашларның, фикер- ләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер - береңне ихтирам итү кебек хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт. Безнең лагерьда дус, тату булган балалар җыелган. Монда 6 отрядта 135 бала ял итә. Балалар көнне иртәнге күнекмә менән башлап жибәрә. Шул вакыт эчендә 2 тапкыр ашханәдә ашап та алалар. Район мәктәп яны лагерьлары өчен бердәм меню булдырылып, аның нигезендә, беренче ашауга - төрле боткалар, ипи, сыр, чәй яисә какао әзерләнсә, көндезге аш - аш һәм икенче ризык, салат, компоттан тора.
Лагерьның эш планы да бик кызыклы итеп төзелгән. Анда ГТО нормативларын тапшыру да, табигатькә чыгып дару үләннәре җыю да, бөек рус шагыйре А.С. Пушкинны искә алу көне дә, Гаилә елына багышланган чаралар да бар. “Урал – батыр” эпосы көне уңаеннан Урал батыр рәсемен ясау бәйгесе оештыру күзаллана. Шунда ук « Яхшылык булсын атыгыз» исеме астында презентация карап узачаклар. Кече Сабантуй да узар дип көтелә , бүләкләрне нәкъ авыл сабантуена җыйган кебек бер көн алдан җыячаклар. Экскурсияләр дә булачак – авылыбызда урнашкан музейларны карап кайтырга да, ике тапкыр Советлар Союзы герое Муса Гайса улы Гәрәев эзләре буенча Ташчишмә авылына сәяхәт итү дә каралган. 22 июнь - Хәтер көне дә онытылмый, ул көн якынлашкач, традиция буенча Дан Монументына барып чәчәкләр салыначак. Ә инде туган яклары буйлап җәяүле походка чыгу мәктәп яны лагере эшенең иң гүзәл мизгеле булып укучылар хәтерендә озак сакланыр.
Шундый нәтиҗә ясасым килә, юкка гына безнең лагерь “Дуслык” дип аталмаган: һәркемгә дус кирәк, бер кеше дә ялгыз гына яши алмый, бер нәрсә дә ялгыз була алмый. Күктәге йолдызлар да, урмандагы агачлар да, елгадагы балыклар да күбәү, бер генә нота көй тудырмый, салават күперендә дә җиде төс бар, чәчәклектә чәчәкләр күп булса гына бакча ямьле була.
Дус яшик, бергә булыйк, бердәм булыйк! Менә шундый девиз белән эшчәнлеген дәвам итә безнең лагерь.
Фәнзилә КАМАЛОВА, 4 отряд тәрбиячесе.