

Биредә беренче минуттан ук бәйрәм, дуслык һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрә - монда вожатыйлар, лагерь начальнигы Л.Гыйльметдинова, шулай ук поварлар А.Басыйрова һәм Л.Хөрмәтуллина зур хезмәт сала.
Аларның энтузиазмы, иҗади якын килүләре һәм кайгыртулары нәтиҗәсендә балалар өчен һәр көн кечкенә маҗарага әверелә. Лагерь программасы бөтен нечкәлекләре белән уйланылган: ул актив ялны, танып белү чараларын һәм иҗади дәресләрне берләштерә.
Балалар бассейнга йөриләр, авыл китапханәсендә мастер-классларда, экскурсияләрдә булдылар, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре җитәкчелегендә картиналар ясадылар, кызыклы чараларда катнаштылар.
Спорт проектын тормышка ашыру иң якты мизгелләрнең берсе булды: биредә районда беренче тапкыр өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Турнирны үткәрү мөмкинлеге Беренчеләр хәрәкәте гранты ярдәмендә барлыкка килде, аны мәктәп уңышлы отты.
«Веселые лучики» да каникуллар дәвам итә, алда балаларны тагын бик күп кызыклы чаралар көтә. Һәр яңа көн сюрпризлар, маҗаралар һәм онытылмас мизгелләр бүләк итә.
Татьяна МӨХӘММӘТОВА, Карабаш урта мәктәбе директоры.