

Анда барлыгы 150 педагог катнашып, безнең районнан Түбән Череккүл урта мәктәбенең тәрбия буенча директор советнигы Миләүшә Хуҗина барды.
Биш көн дәвамында алар яңа белемнәр алып, файдалы коммуникацияләрне җайга салырга өйрәнде, тәҗрибә уртаклашты.
Катнашучылар 25әр кешедән торган алты факультетка бүленделәр. Белем бирү программасы барышында интерактив лекцияләр, практик дәресләр, коллоквиумнар, клекторийлар, кейс-биремнәр һәм диплом яклау була.
Спикерлар булып, Пермь дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Росдетүзәк хезмәткәрләре, Пермь мәктәбе педагоглары, «Белем» җәмгыяте әгъзалары, Беренчеләр хәрәкәте һ.б. чыгыш ясады.
Беренче көнне үк конкурсларда актив катнашкан һәм биремнәрне вакытында үтәгән өчен Миләүшә Габитҗан кызы көн герое итеп сайлана. Ә «Балалар инициативасы белән хезмәттәшлек» блогында ул 12 кеше арасыннан иң яхшысы була. Безнең мәктәп акцияләрен һәм укучыларның фотоларын күрсәтеп, «Дүрт аяклы дусларга ярдәм» дигән йортсыз хайваннарга ярдәм итү проектын яклый.Шул рәвешле, Башкортстан делегациясе сәхнәдә иң яктыларның берсе була.
Миләүшә Габитҗан кызы йөкләнешләрнең зур булуына карамастан, ул барысын җаваплылык белән башкарды һәм, әлбәттә, квалификация күтәрү турында таныклык белән кайтты.
Безнең мәктәптә шундый искиткеч, битараф булмаган педагогларның булуына без бик горурланабыз.
Гөлнара ЛАТЫЙПОВА, Түбән Череккүл урта мәктәбе директоры.