

Моның өчен бүген авылның ике төп белем учагында – Т. Рахманов исемендәге урта мәктәптә һәм 3 нче балалар бакчасында киң колачлы капиталь ремонт бара.
Биредәге комплекслы капиталь ремонт эшләре даими контрольдә тотыла. Шушы көннәрдә объектлардагы эш барышы белән «Бердәм Русия» сәяси партиясенең партия десанты вәкилләре дә танышты.
Мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү «Бердәм Русия» партиясенең Халык программасы нигезендә, «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты буенча алып барыла. Әлеге проект «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының бер өлеше булып тора. Барлык эшләр дә расланган график нигезендә башкарыла.
Ремонтны башкаручы ПСФ «Д-Арт» җәмгыяте компаниясе коллективы эшкә зур җаваплылык белән якын килгән. Алар бинаны яңадан тергезә, дисәк тә, арттыру булмас. Максат бер – бинаны заманча кыяфәткә китерү генә түгел, ә иң элек балалар өчен җылы, уңайлы һәм хәвефсез белем бирү мохите булдыру.
Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Тимур Рамазанов хәбәр итүенчә, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча агымдагы елда мәктәпне капиталь ремонтлауга 124,5 миллион сум акча бүленгән. Проект 14 төр эшне үз эченә ала. Алар арасында бинаны һәм аның территориясен төзекләндерү, шулай ук заманча техника һәм җиһазлар белән тәэмин итү дә каралган.
Хәзер төзелеш мәйданында подрядчы оешма тулы көченә хезмәт куя. Контракт нигезендә объектны ел ахырына файдалануга тапшыру күздә тотылса да, бүгенге төп максат – укучыларның яңартылган мәктәп бусагасын инде 1 сентябрьдә атлап керүен тәэмин итү.
Бүгенгә эшләрнең якынча 70 проценты башкарылган. Мәктәптә искергән төзелеш конструкцияләре, инженерлык челтәрләре һәм коммуникацияләр, атап әйткәндә электр, су белән тәэмин итү системалары һәм җылылык узелы яңартылган. Фасад җылытылган, тәрәзәләр тулысынча алыштырылган, түбәне яңарту дәвам итә. Хәзер төзүчеләр эчке бизәлешне төгәлләү белән мәшгуль. Моннан тыш, Мәгариф министрлыгының мәгарифне үстерү программасы буенча мәктәп территориясендә заманча спорт мәйданчыгы төзелә.
Зур үзгәрешләр 1983 елда сафка баскан Югары Яркәйдәге 3 нче балалар бакчасында да бара. Биредә капиталь ремонт агымдагы елның апрель аенда башланган. Ул Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Башнефть» компаниясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
145 бала йөрүче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бүген танымаслык булып үзгәрә. Җылылык, вентиляция, су белән тәэмин итү һәм электр системалары тулысынча алыштырыла. Яңа уку елында биредә алты төркем эшли башлаячак.
Яңартылган мәктәптә дә, балалар бакчасында да белем һәм тәрбия бирүнең заманча таләпләренә җавап биргән мохит булдырыла. Үсеп килүче буынның сыйфатлы белем алуы, иҗади һәм гамәли сәләтләрен үстерүе өчен кирәкле барлык шартлар тудырыла.
Төзелеш билгеләнгән график буенча дәвам итә. Ә яңарыш сулышы алган мәктәп белән балалар бакчасы ишекләренең ачылуын укучылар, нәниләр һәм аларның әти-әниләре зур түземсезлек белән көтә.
Лилия ЙОСЫПОВА.