

Бүген – көзнең тәүге көне, яңа уку елы башлана. 1 сентябрь – укучылар, укытучылар, ата-аналар өчен аеруча дулкынландыргыч һәм истәлекле көн. Берәүләр тәүге тапкыр мәктәп ишеген ачса, икенчеләр яңа белем үрләренә юл ала. Биредә агымдагы елда 68 бала 1 нче сыйныфка укырга барды.
Матур итеп заманча материаллар белән тышланган мәктәп, чынлап та, әллә кайдан балкып күренеп утыра. Якты уку бүлмәләре, үзенчәлекле итеп бизәлгән коридорлар, ашханә, тантаналар залы – барысы да укучыларның уңайлылыгын күз уңында тотып эшләнгән. Капиталь ремонт “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы нигезендә тормышка ашырылган.
Белем бәйрәмендә муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Башкортстан Республикасы табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов, район мәгариф идарәсе начальнигы Алмаз Ганиев, мәктәп директоры Гөлнара Шафыйкова, укытучылар, ата-аналар, укучылар, мәгариф ветераннары катнашты.
Тантаналы чараны мәктәп директоры Г.Шафыйкова ачып:
-Бүген безнең мәктәптә 560 укучы белем ала. Күреүгезчә, капиталь ремонттан соң бик матур, уңайлы шартлар булдырылды.. Балаларга шушыларның барысының кадерләрен белеп, саклап, тырышып укырга гына кала, - дип изге теләкләрен юллады ул.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин сыйфатлы белем белән тәэмин итү өчен республика, район мәктәпләрендә бик күп эшләр уңышлы гамәлгә ашырылуын, 2026-2027 уку елында мәгариф учреждениеләре яхшы әзерлек белән килүен билгеләп, бәйрәм белән тәбрикләп укучыларга, укытучыларга, ата-аналарга изге теләкләрен җиткерде. Башкортстан Республикасы табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов та чыгыш ясап, бәйрәм белән котлады.
Беренче һәм унберенче сыйныф укучылары шигырьләр һәм җырлар белән чараны дәвам итте.
Башкарылган капиталь ремонттан укучылар да, укытучылар да, ата-аналар да бик канәгать. Арытаба балаларга булдырылганның кадерен белеп, барлык мөмкинлекләрдән файдаланып, якты, матур мәктәптә тырышып укырга гына кала.
Лира Гәрәева.