Маяк
+7 °С
Ясно
Мәгариф
27 Сентября , 09:10

Балаларда танып белү очкынын кабызабыз

Түбән Яркәйдәге “Баланы үстерү үзәгебалалар бакчасы”ның “Беренчеләр хәрәкәте” грант конкурсында катнашып, җиңү яулау гына түгел, ә чын педагогик ачыш булды. Бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларның беренче тапкыр мәктәп предметлары белән стрессыз, күңелсез билгеләмәләрсез, ә гаҗәпләнү, уен һәм тере аралашу аша чын-чынлап дуслашу турындагы тарих.

Балаларда танып белү очкынын кабызабызБалаларда танып белү очкынын кабызабыз
Балаларда танып белү очкынын кабызабыз

“Мәктәп тылсымчылары: сюрпризлы дәресләр” проекты идеясе балаларның иң эчкерсез сорауларыннан туды: “Ә мәктәптә нәрсә эшлиләр?», «Ә анда мәсьәләләр чишәләрме?», «Ә миңа да эшләп карарга мөмкинме?». Бу сорауларда кызыксыну гына түгел, ә чын ихтыяҗны — үзеңне бераз олырак хис итү, «мәктәп дөньясына» кагылу һәм аның куркыныч түгел, ә бик мавыктыргыч булуына инануны күрдек.

Өлкән сыйныф укучыларын балалар бакчасына сабыйларны белем дөньясына — формула һәм кагыйдәләрне кечкенә маҗараларга әверелдерә белүче яхшы «тылсымчылар» булуларын күрсәтергә чакырдык.

Безнең проектның асылы - һәрберсе бер мәктәп фәненә - математика, физика, химия, ИЗО, биология, физик культура, урыс теле һәм табигать белеменә багышланган 30 минутлык 8 мини-дәрестән торган цикл. Дәресләр безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче 50 балага исәпләнгән. Шул ук вакытта без һич тә балачакны «тизләтергә» яки уенны өйрәтү белән алыштырырга омтылмыйбыз: һәр дәрес — ул уен ситуациясе, анда белемнәр мавыктыргыч процесска күңелле бонус буларак килә. Мәсәлән, математика дәресендә балалар санап кына калмый, ә әкият персонажына сәяхәткә чыгу өчен кирәкле күләмдә предметлар җыярга ярдәм итә. Физика дәресендә алар тикшеренүчеләр була: кәгазь самолетлар очыра, шарларның авыш яссылыкта тәгәрәвен күзәтә һәм үзләре беренче нәтиҗәләрне ясый. Химия дәресендә нәниләр хәвефсез материаллар белән эшли - суны буягычлар белән куша, матдәләрнең эрүен күзәтә һәм гади гипотезалар төзергә өйрәнә.

Проектта өлкән сыйныф укучылары - остазларның роле аерым урын алып тора. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен алар — чын герой, алар инде «барысын да белә» һәм моның ничек шәп булуын күрсәтә ала. Ә өлкән сыйныф укучылары өченпроект җаваплылык, эмпатия һәм педагогик күнекмәләр мәктәбенә әверелде: аларга катлаулыны гади сүзләр белән аңлатырга, аңлаешлы мисаллар сайларга, сабыйларның кәефен тоярга һәм вакытында «Син чамаладың диярлек, әйдә тагын бер кат сынап карыйк!» дип яр-дәм сүзләре әйтергә, “кечкенәләр” һәм “өлкәннәр” арасындагы күзгә күренми торган каршылыкны юк итәргә ярдәм итә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда мәктәпкә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыра һәм киләчәктә беренче сыйныфка күчү алдыннан борчылуны киметә.

Грант конкурсында катнашуга әзерлек чын-чынлап команда эше булды. Безнең педагоглар мәктәп предметларының эчтәлеген мәктәпкәчә яшьтәге балалар кабул итү үзенчәлекләренә яраклаштырды, дәресләрнең сценарийларын барлады, хәвефсез һәм күрсәтмә материаллар сайлап алды, кирәкле җиһазларны исәпләде һәм проектның педагогик кыйммәтен нигезләде.

Без проектның мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешенең төп юнәлешләрен гармонияле тулыландыруын: танып белү, сөйләм, сәнгать-эстетик, физик, шулай ук социаль-коммуникатив күнекмәләр - тыңлый, төркемдә эшли, сораулар бирә, үз идеяләрең белән уртаклаша һәм башкаларның фикерен хөрмәт итә белүен күрсәттек. Конкурста җиңү идеяләребезне тану гына түгел, балалар бакчасының матдитехник базасын яңарту мөмкинлеге дә булды.

Грант ярдәмендә без ноутбук һәм төсле принтер сатып алдык - хәзер без оператив рәвештә ачык дидактик материаллар, өстәл уеннары өчен карточкалар, кул эшләре хиткә артык йөкләнешсез һәм стресссыз интеграцияләргә, шул ук вакытта балаларга кирәкле уен нигезен саклап калырга икәнен күрсәтте. өчен шаблоннар, төсле плакатлар һәм башка бик күп нәрсәләр ясый алабыз. Моннан тыш, экспериментлар өчен җыелмалар һәм башка материаллар сатып алдык, алар һәр шөгыльне тере, күрсәтмә һәм истә калырлык итә.

Бүген проект гамәлгә ашырыла башлады һәм нәтиҗәләр барлык катнашучыларны рухландыра. Балалар һәр яңа «дәрес»не түземсезлек белән көтә, актив рәвештә эшчәнлеккә кушыла, күпсанлы сораулар бирә һәм үзләренең ачышлары белән әтиәниләре белән уртаклаша - «Бүген без тәҗрибәләр ясадык!», «Мин үзем ничек итеп кубиклардан күпер төзергә уйлап таптым!», «Без тылсымчы белән йолдызларны санадык!».

Өлкән сыйныф укучылары - остазлар шулай ук аңлатып бирә һәм ярдәм итә белүнең мөһимлеген яхшырак аңлый башлауларын билгели һәм үзләре мәктәп предметларына яңача карый башлауларын таный. Ә педагоглар проектта яңа идеяләр һәм илһам чыганагы тапты: ул гадәти темаларга ничек башкача карарга, мәктәптә белем бирү элементларын мәктәпкәчә мохиткә артык йөкләнешсез һәм стресссыз интеграцияләргә, шул ук вакытта балаларга кирәкле уен нигезен саклап калырга икәнен күрсәтте. 

«Беренчеләр хәрәкәте» грантлары - финанс ярдәм генә түгел, ә мәктәпкәчә белем бирүне үстерү өчен көчле импульс. Алар кыю идеяләрне тормышка ашырырга, балалар бакчаларын җиһазландыруны яңартырга, уникаль белем бирү практикаларын булдырырга һәм белем бирүнең төрле дәрәҗәләре белән җирле бергәлек арасындагы элемтәләрне ныгытырга мөмкинлек бирә. Безнең проект — бер генә тапкыр була торган вакыйга түгел, ә яхшы традициянең башы. Планда - минидәресләр циклын киңәйтү, яңа темалар өстәү, оештыручылар һәм тамашачылар сыйфатында ата-аналарны активрак җәлеп итү, шулай ук башка балалар бакчаларындагы хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу.

Индира МИРЗАЯНОВА, Түбән Яркәйдәге “Баланы үстерү үзәге-балалар бакчасы” мөдире.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас