

Әмма Ватанга чын мәхәббәт - шау-шулы лозунглар түгел. Улгади, сизелми диярлек әйберләрдән туа һәм бик яшьтән үк сак кына үстерелә.
Районыбызның мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары балаларны һәрьяклап тәрбияләүдә мөһим рольне аңлый, заман белән бергә атлый. Балалар бакчасында төрле вакыйгалар уза, һәм аларның барысы да Ватанга мәхәббәт темасы белән сугарылган.
Педагоглар туган җирне саклаучы батырлар турында әкиятләр укый, тәрбияләнүчеләрне илебез тарихы белән таныштыра, шәһәр һәм авылларның барлыкка килүе һәм үсеше, Ватанны саклаучы барлык чор геройлары турында сөйли.
Танышу процессының уңайлылыгы өчен төркемнәрдә төсле күрсәтмә әсбаплар һәм методик уеннар күп, патриотик почмаклар бизәлгән.
Әлбәттә, тәрбияләүдә Аналар көненә, Башкортстан Республикасы көненә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган иртәләр һәм чаралар, ветераннар катнашында Җиңүне бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар зур роль уйный.
Балалар белән төркемнәрдә үткәрелгән тематик дәресләр һәм чаралар, «Минем кече Ватаным», « Илеш районының күренекле кешеләре», «Чәчкә ат минем туган ягым», совет кешеләре батырлыгы турында әңгәмәләр, «Зарница» спорт бәйрәмнәре уздырылды, экскурсияләр дә оештырылды: ял паркына, район тарих- туган якны өйрәнү музеена, М.Гәрәев музеена, яугиринтернационалист һәйкәленә.
«Башкортстан туган илем – Илешем анын бер гөле» район видео презентацияләр конкурсы да моңа ачык дәлил булып тора, ул барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен колачлады. Балалар тәрбиячеләр һәм ата-аналары белән бергә үзләренең кече ватаннары турында күңелгә үтеп керерлек видеороликлар иҗат итте. Экраннарда туган ягыбызның истәлекле урыннары: легендар якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевка куелган мәһабәт һәйкәл, урындагы музей экспозицияләре, тын авыл урамнары һәм иксез-чиксез Илеш кырлары җанланып китте.
Шушы кадрларга карап аңлыйсың: бала өчен Ватан төшенчәсе ул беренче адымнарын ясаган җирдән башлана. Нәкъ менә монда, таныш урыннар арасында, кешенең эчке компасы салына. Сабыйны кечкенәдән үк туган якның матурлыгын күрергә, аның тарихын кадерләргә һәм ата-бабаларының хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтсәң, аңарда чын гражданинны аерып торучы иҗади хис уяна.
Жюрига иң яхшыларны сайлап алу җиңел булмады, чөнки һәр эш туган районына мәхәббәт белән тулы иде. Иҗади ярыш йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче – Иске Кыргыз, икенче – Югары Яркәйдәге 6нчы, Үрмәт, өченчегә Югары Яркәйдәге 1нче балалар бакчалары һәм Түбән Яркәйдәге “Балаларны үстерү үзәге-балалар бакчасы” лаек булды.
Конкурс безнең районда балалар бакчасыннан ук дөрес кыйммәтләр салырга әзер булган мавыктыргыч педагогларның һәм яраткан ата-аналарның күплеген күрсәтте.
Балалар бакчасы хезмәткәрләренең хезмәте еш кына кадр артында кала, әмма аның җимешләре бәяләп бетергесез. Эшкә баручы ата — аналарның тынычлыгы, балаларының елмаюлары, аларның беренче уңышлары һәм мәктәпкә әзерләнүләре - болар барысы да безнең бердәм командабызның казанышы.
Бу бәйрәм көнендә барлык мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт әйтәсе килә. Күңел җылыгыз, сизгерлегегез һәм көн саен йөрәгегезнең бер өлешен үсеп килүче буынга бирүегез өчен рәхмәт сезгә. Сезнең эшегез шатлык кына китерсен, ә тәрбияләнүчеләр үзләренең казанышлары һәм ихлас елмаюлары белән сөендерсен!
Лиза ӘҺАДУЛЛИНА, мәгариф идарәсенең өлкән методисты.