

Быел 9 сыйныфны 372 укучы тәмамлады. Алардан 18е дәүләт чыгарылыш имтиханы форматында, 354 кеше БДИ формасында тапшырды.
Барлык чыгарылыш укучылары да урыс телен һәм математиканы тапшырды. Сайланган фәннәр арасыннан быел гео- графия, аннан соң информатика, биология аеруча популяр булды. Урыс теле буенча уртача балл 3,6 балл тәшкил итте. Мате- матика - 3,6 балл. Бүгенге көнгә аттестат- ларны 369 чыгарылыш сыйныф укучысы алды.
Гомумән алганда, 9 нчы сыйныфларда урыс теле һәм математика буенча иң яхшы сыйфат күрсәткечләрен Иске Куктау, Аккүз, Карабаш урта мәктәпләре, Югары Яркәйдәге беренче гимназия, Түбән Яркәйдәге лицей күрсәтте.
Агымдагы елда 11 сыйныфны 95 уку- чы тәмамлады. Аларның 31е отличие бе- лән аттестат алды һәм 1 һәм 2 дәрәҗә ме- дальләр белән бүләкләнде.
БДИ нәтиҗәләре буенча 49 югары балл булды (узган ел-33). Гимназияне тә- мамлаган укучы кыз химиядән 100 балл җыйды.
Быелгы БДИ нәтиҗәләре буенча мак- сатчан һәм сыйфатлы әзерлекләре мәк- тәпне тәмамлаучыларның тотрыклы юга- ры нәтиҗәләрен тәэмин иткән укытучы- ларны аеруча билгеләп үтәсе килә. Урыс теле укытучылары Ләйсән Низамова, Гөл- наз Дәүләтгәрәева, Эльвира Бәдретдино- ва, Земфира Ягъфәрова; математика укытучылары Сәрия Макарова, Рөстәм Гарипов, Регина Широкова, Лариса Ива- нова, Илиза Гыйльметдинова, Раилә Ка- малова, химия укытучылары Әнфисә Әмирҗанова, Светлана Фәзуллина. Әй- тергә кирәк, Әнфисә Габделбәр кызының укучылары ике ел рәттән 100 балл җыйды.
Ел саен Бөтенрусия укучылар олимпиа- дасы нәти-җәләрен дә анализлыйбыз. 2025-2026 уку елында мәктәп этабында 2016 укучы катнашты (4-11 сыйныф уку- чыларының гомум саныннан 84,8 проц.). Мәктәпнең муниципаль этабында - 755 укучы белемнәрен сынады, барлыгы 156 призлы урын яуланды. Төбәк этапта 15 гомум белем бирү предметы буенча 77 катнашучы булды. Ел саен татар теле һәм әдәбиятыннан республика, төбәкара һәм халыкара олим- пиадаларның төбәк этабы, рәсем сәнгате буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы, география, башкорт те- ле буенча Акмулла олимпиадасының йомгаклау этабы, «Киләчәккә адым» рес- публика олимпиадасының көндезге этабы, «физика Кубогы» турнирының йомгаклау этабы, фәнни - тикшеренү эшләре һәм проектларының республика конкурсы, йомгаклау этабы, ачык ВУЗара олимпиада этабы нәтиҗәләре сөендерә.
Кадер урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Фәтхуллина һәм Югары Яркәйдәге беренче гимна- зия укытучысы Илиза Ялалова респуб- лика, төбәкара олимпиадалары призер- ларын әзерләде. Базытамак урта мәктә- бенең татар теле һәм әдәбияты укытучы- сы Илмира Ахунова республика олим- пиадасында җиңүче һәм призер, төбәка- ра, халыкара олимпиадада ике призер әзерләде.
Шулай ук Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең сынлы сәнгать укытучысы Тимур Шәмсетдиновның ике укучысы республика олимпиадаларының призеры булды.
Башкорт теле һәм әдәбияты буенча Акмулла олим-пиадасының йомгаклау этабында Рсай урта мәктәбенең Үрмәт филиалы укытучысы Альмира Гыймазова- ның укучысы җиңүче булды. Югары Яр- кәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәбенең физика укытучысы Наил Вәлиев “Килә- чәккә адым” республика олимпиадасы этабында – җиңүче, “Физика буенча ку- бок” турнирының йомгаклау этабында дүрт призер әзерләде.
Иске Күктау һәм Карабаш урта мәк- тәбе укытучылары Рәзинә Яппарова һәм Татьяна Мөхәммәтова укучылары республика фәнни - тикшеренү эшләре һәм проектлар конкурсында призерлар булды. Югары Яркәйдәге гимназиянең химия укытучысы Әнфисә Әмирьянова ачык ВУЗара олимпиадасының йомгаклау этабында дүрт призер әзерләде.
Шулай ук В.И. Вернадский ис. XI Бө- тенрусия яшүсмерләр тикшеренү эшләре конкурсының төбәк этабы нәтиҗәләре дә сөендерә. Түбән Яркәйдәге лицей укытучысы Филүс Зиннәтуллинның ике укучысы әлеге конкурста призер булды.
Ел саен Ю.А. Гагарин ис. кубокка респуб- лика олим-пиадасында катнашучылар арта. 2025-2026 уку елында мәктәп эта- бында 882 укучы катнашты, төбәк этабы йомгаклары буенча 15 призлы урын алдык: Югары Яркәйдәге беренче гимназия уку- чылары арасында - 6 призлы урын, Т.Рах- манов ис. урта мәктәптә – 6, Түбән Яр- кәйдәге лицейда - 2, Карабаш, Югары Яр- кәйдәге дүртенче, Иске Күктау урта мәк- тәпләре берәр призлы урын яулады.
Ушинский ис. Русия психологик-педа- гогик олимпиадасында катнашучылар ел саен яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Уку елында төбәк этапта 23 укучы катнашты һәм 8 призлы урынга ирештеләр. Түбән Яркәйдәге лицейда - дүрт (остазы - Лилия Мослыхова); Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәптә - ике (Гөлназ Мослыхова); Юга- ры Яркәйдәге беренче гимназиядә (оста Мирсәет кызы) һәм Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпләрдә - бер призлы урын ( Әлфирә Яппарова).
Уку елы дәвамында район мәгариф оешмаларында укуда, иҗади конкурслар- да һәм спортта югары нәтиҗәләргә иреш- кән егерме укучы район хакимияте стипен- диатлары булды. 2025-2026 уку елында 45 сәләтле укучы УДНТУ ректоры гранты (премиясе) һәм 13 укучы Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Ко- рылтай депутаты Фларис Шәйхетдинов премиясе, 5 укучы укытучы-ветеран Ф.Баязитова премиясе белән бүләкләнде.
Бөек Русиянең булачак гражданын тәрбияләү, аның үз гаиләсе, зур һәм кече Ватаны тарихын хөрмәт итүче гражданлык һәм мәдәни позициясе нигезләрен фор- малаштыру бурычы нәкъ педагогларга ышанып тапшырылган.
Бүгенге көндә иң мөһим һәм җитди юнәлешләрнең берсе - патриотик юнәлеш. Районда барлык балалар да патриотик хәрәкәткә җәлеп ителгән. Башлангыч мәктәпнең һәр сыйныфы «Русия бөркете» социаль активлык программасын үзләштерә, районда укучыларга гражданлык-патриотик тәрбия бирүнең «Мин – Русия гражданины» программасы гамәлгә ашырыла. «Патриот» патриотик клубы эше, “Хәрби туганлык” һәм «МХО ветераннары” советы ветеран оешмалары белән хезмәттәшлек, тимурчылык эше, волонтерлар отряды, яшь армиячеләр отряды системасы төзелгән.
Патриотик тәрбиянең сыйфатын күтәрү максатында мәгариф учреждениеләрендә мәктәп музейлары, бүлмәләр һәм хәрби дан почмаклары эшли.
Районда «Яшь армиячеләр» урындагы бүлекчәсе булдырылды һәм актив эшләп килә, яшь армиячеләр саны 514 укучы тәшкил итә (районда укучыларның гомум саныннан 16проц.).
Ел саен « Яшь армиячеләр » Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына укучыларны багышлау тантанасы уза.
“Яшь армиячеләр” патриотик юнәлештәге республика чараларында да актив катнаша. Алар РФ Герое М.В.Серафимов ис. «Патриот» паркында уза.
2025-2026 уку елында мәгариф оешмаларында «Герой партасы» акциясе үткәрелде. Район мәктәпләрендә барлыгы 50 герой партасы рәсмиләштерелде.
Укытучының һөнәри осталыгын күтәрү чараларының берсе - педагогик осталык конкурслары. Алар педагогларның һөнәри үсеше, инновацион тәҗрибә тарату өчен уңай мотивацион мохит тудыра, һөнәри үзбилгеләнүгә ярдәм итә. Педагоглар үзләренең һөнәри тәҗрибәләрен районда һәм республикада уздырыла торган конкурсларда күрсәтә.
«Ел укытучысы - 2026», «Ел педагогы -2026» конкурсларында быел 8 укытучы һәм 7 мәктәпкәчә учреждение педагогы катнашты. Конкурсантлар кызыклы дәресләр, чаралар күрсәтте, укучылар белән мөһим нәрсәләр турында сөйләште, мастер-классларда тәҗрибә уртаклашты, түгәрәк өстәл вакытында сорауларга җавап бирде.
Укытучылар арасында Югары Манчар урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Розалия Якупова, Иске Күктау урта мәктәбенең математика укытучысы Нурия Шәехмуллина, тәрбиячеләр арасында Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Габдуллина, Түбән Яркәйдәге “Балалар үстерү үзәге - балалар бакчасы” тәрбиячесе Лилия Уразаева конкурслар финалисты булды.
«Ел укытучысы– 2026» конкурсында Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлназ Мәрдиева җиңүче булды. «Ел педагогы-2026» конкурсында Югары Яркәйдәге 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Сәйфуллина җиңү яулады.
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрусия конкурсы йомгаклары буенча Татарстаннан читтә татар телен укытучы белгечләр арасында беренче урынны Иске Күктау урта мәктәбе укытучысы Венера Галиуллина алды. «Башкортстан Республикасы мәгариф оешмаларында остазлыкның нәтиҗәле практикасы» республика конкурсы йомгаклары буенча Карабаш урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, инглиз теле укытучысы Гүзәл Романова лауреат булды. Рсай урта мәктәбе Үрмәт филиалының башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Альмира Гыймазова һәм Иске Күктау урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Галиуллина «Иң яхшы укытучылар педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен» конкурсында җиңүче булды һәм 200 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнде.
2025-2026 уку елында район тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әйләнде. Республика дәрәҗәсендәге семинарлар үткәрелде. Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәбе базасында мәгариф министрлыгы вәкилләре, мәктәп туклануы мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләр, муниципаль гомум белем бирү оешмалары директорлары катнашлыгында зона республика семинары узды. Анда мәктәп яны участоклары территорияләрендә үстерелгән продукциядән кайнар туклануны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Семинарда катнашучылар мәктәп яны участогында эшне авыл мәктәбе шартларында укучыларны экологик тәрбияләү һәм һөнәри юнәлеш бирү чарасы буларак оештыру, укучыларның туклануын арзанайтуда участок территориясеннән продукция куллану мәсьәләләрен карады.
Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының башкорт һәм башка туган телләр һәм әдәбият кафедрасы белән берлектә районда «Башкорт һәм башка туган телләр һәм әдәбият дәресләрендә тел һәм сөйләм компетенциясен формалаштыруда заманча алымнар һәм технологияләр» дигән республика методик семинары узды. Семинарда шәһәр һәм район методик берләшмәләре җитәкчеләре, туган телләрне күзәтүче методистлар, шулай ук Башкортстан Республикасының 15 муниципаль районыннан һәм шәһәр округларыннан башкорт теле һәм башка туган телләр һәм әдәбият укытучылары катнашты.
Югары Манчар урта мәктәбенең Бишкурай филиалында узган семинарның пленар өлешендә төрле районнардан килгән әйдәп баручы укытучылар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашты. Семинар тәҗрибә уртаклашу һәм туган телләрне һәм әдәбиятны өйрәтүдә яңа нәтиҗәле алымнар эзләү өчен кыйммәтле мәйданчыкка әверелде.
Без узган уку елында белем бирүнең сыйфатын күтәрү, сәләтле балаларның сәләтләрен үстерү, әхлакый һәм физик яктан сәламәт буын формалаштыру өчен тиешле шартлар тудыру буенча ирешкән нәтиҗәләрне билгеләп үтәбез. Шул ук вакытта әле күп нәрсә эшлисе бар. Яңа уку елында, мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтенең магистраль юнәлешләренә ияреп, безгә тарихи мәгърифәт һәм тәрбия өлкәсендәге казанышларны саклап калу һәм арттыру, балаларыбызда патриотик аңның, кыйммәтләрнең, ышануларның һәм Ватанга хезмәт итү мотивларының ныклы нигезләрен формалаштыру мөһим.
Хөрмәтле педагоглар! Укытучылар көне алдыннан барыгызга да һөнәрегезгә тугры булуыгыз, намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, эшегездән канәгатьлек табуын һәм ныклы сәламәтлек телим. Яңа уку елы тормышыгызның профессиональ китабында тагын бер иң яхшы бит булсын.
Алмаз ГАНИЕВ, район мәгариф идарәсе начальнигы вазифасын башкаручы.