

Алар Карабаш урта мәктәбен дә урап узмый...
Мәктәп елъязмасының башы ерак тарих битләренә, 1927 елга барып тоташа. Аңа кадәр авылда мәктәп булмый. 1924-1925 елларда балаларны М.Бакиров үз йортында укыта. 1927 елның беренче сентябрендә авылда рәсми рәвештә аерым бинада мәктәп ачыла. Мөдир итеп башлангыч сыйныфлар укытучысы Ә.Басыйров билгеләнә. 1932 елда ул “Колхозчы яшьләр мәктәбе” дип исемләнә һәм җидееллыкка әверелә. Укыту өч сменада алып барыла. Кичләрен колхозда эшләгән авыл яшьләре белем ала. Беренче чыгарылыш 1935 елның июнь аенда була. Мәктәпне 41 укучы тәмамлый.
Авырлыкларга карамастан, мәктәпнең абруе елдан-ел үсә. Тирә-як авыллардан да балалар укырга килә башлый. Һәм 1953 елда ул урта мәктәп статусын ала. Монда, әлбәттә, укытучылар коллективының хезмәте зур. Карабашта мәгърифәт нурын кабызып җибәрүчеләрнең тәүгеләре исәбендә Мирзаһит һәм Әхмәтшәриф Бакировларны хаклы рәвештә исемләргә кирәк. Мөгаллимә Басыйрова, Әхмәтдин Басыйров, Сираҗия Сәлихҗанова, Лотфулла Шәкүров, Котдус Хафизов, Хираҗетдин Сәрвәров, Шәрәфи Акмалов, Мәхиян Галимов, Гыйльмулла Гыйздуллин, Җәмигънур Бәдертдинов һәм Салиха Акмаловалар биредә ачылган җидееллык мәктәпне тәүгеләрдән булып тәмамлап, үзләре дә укытучы булып китә. Шул чорда Зәбидә Мәҗитова, Нурия Хуҗиева, Кифая Самматова һәм башкалар озак еллар балаларга белем һәм тәрбия бирә. Шушында укыткан Рифкать Сәлихов, Фазыл Сәфиуллин, Шәех Дәүләтов, Габдрахман Шәрипов Бөек Ватан сугышында җиңүгә гомерләрен бирде. Ә Нәҗип Шириев, Мулланур Бәдретдинов, Мансур Вәлиев, Кәрим Ахунҗанов, Гали Хаков, Сөембикә Сәгъдиева, Шәмшәриф Маһияров һәм Рәфәгать Әвсаховлар сугыштан кайтып, укытуларын дәвам иткән.
Әлбәттә, һәркайдагыча, укыту-тәрбия эшендә дә күп нәрсә коллектив җитәкчесенең булдыклылыгына бәйле. Карабашта җидееллык мәктәп ачылгач, анда беренче директор Габдулла Гаянов була. Аннан соңгы директорларның күбесе бу вазифаны берәр – икешәр уку елында гына башкара. Галимҗан Ахунҗанов – 1935-1940, Виталий Михайлов 1958-1965 елларда коллективка җитәкчелек итә. Бу җаваплы эшне иң озак башкаручы – Ришат Бакиров. Аның эшчәнлеге унсигез елга сузыла. Мәктәп тарихында ул икенче яклап та хөрмәтле урын алып тора – колхоз, район һәм аның юллавы нәтиҗәсендә типовой проект буенча яна бина төзелә башлый һәм ул 1983 елда файдалануга тапшырыла. Укыту кабинетларын җиһазлау, ашханәне барлык кирәкле корылмалар белән тулыландыру, мәктәп яны бакчасына нигез салу Марсель Мөхәммәтҗанов өлешенә төшә. Яңа мәктәптә укыту–тәрбия эшләрен камилләштерүне оештыру сиксән җиденче елда Р.Шәңгәрәев җитәкчелегендә тормышка ашырыла. Җыеп әйткәндә, укучыларны белемле итү өчен күп мөмкинлекләр ачыла.
Әйе, укытучының иң зур казанышы – җәмгыятькә файдалы шәхесләр тәрбияли алу. Бу яктан бәяләгәндә дә мәктәп коллективының йөзе кызарырлык түгел. Роберт Миңнуллин, Ринат Хәйри кебек талантлы шагыйрьләр; И.Сәетгалиев, Р.Миңнеәхмәтов кебек үткер каләмле журналистлары; республиканың баш архитекторы дәрәҗәсенә күтәрелгән Р.Әвсахов кебек мәшһүр төзүчеләре; Р.Фәррахетдинов, Җ.Гафаров, А.Мостафин, И.Мостафин, Ә.Мөхәммәтҗанов, Р.Мөсәлләмов, Р.Нәгыймуллин, Х.Узаманов, Н.Вәлиев, Р.Гафуров кебек тырыш, акыллы җитәкчеләре; М.Ялалов, В.Хәләпова, Г.Ялалова, И.Хафизова, И.Билалов кебек изге җанлы табиблары; Ф.Ялалова, Ф.Нурыева кебек сәнгать йолдызлары; Р.Солтанов, Н.Әхмәтҗанова, Ф.Шәгалиев, И.Балгазин, С.Шәкүрова, Р.Якупова, Ф.Фатхетдинов кебек фән эшлеклеләре; Ф.Гайнуллин, А.Ялалов, Р.Сәлихов кебек илебез күкләрен иңләгән очучылары; Д.Фәхртдинов кебек офицерлары; БР Дәүләт Җыелышының Законнар чыгару палатасы депутаты Р.Латыйпов кебек сәясәтчеләре һ.б. бик күп һөнәр ияләрен биргән. Зур тарихлы белем йорты бит ул Карабаш мәктәбе!
Мәктәп тарихы бүген дә дәвам итә. Биредә 112 укучы белем ала. Иштирәк төп мәктәбе филиалы һәм мәктәпкәчә төркеме, Карабашның балалар бакчасы безгә карый. Әлеге вакытта Яңа Күктау һәм Иштирәк авылы балалары да монда белем ала. Аларны мәктәп автобусы йөртә. Мәктәп белән яшь, максатчан, иҗади карашлы Татьяна Мөхәммәтова җитәкчелек итә.
Директор үсешкә омтылганда, яңа идеяләр белән янып эшләгәндә, бөтен коллективныңүсеш юлы буенча китәчәге барыбызга да билгеле. Укытучыларның унбере - югары, бишесе беренче категориягә ия. Дүрт хезмәттәшебез - Г.Мостафина, Р.Хәләпова, Л.Исламова, Г.Җәмилова “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” исеменә лаек.
Һәр укытучы үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен бөтен күңелен биреп эшли. Шулай эшләмичә мөмкин дә түгел, чөнки сыйфатлы белем генә укучыларыбызның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә ала. Электрон журналлар, көндәлекләр, отчётлар укытучыларның эшен тамырдан үзгәртте. Хәзер алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, үзеңнең эш алымнарың белән уртаклашу өчен мөмкинлекләр күп. Укучыларны иҗади һәм ышанычлы кешеләр итеп тәрбияләү өчен укытучының лидерлык позициясе формалашырга тиеш.
Укытучыларыбыз төрле бәйгеләрдә катнашып, нәтиҗәләргә ирешә: “Башкортстан республикасының мәгариф лидерлары” республика конкурсында Т.Мөхәммәтова – призёр, “Мәгариф оешмаларында остазлыкның нәтиҗәле практикалары”нда Г.Романова лауреат булды.
“Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә”,- дип шагыйрь белеп әйткән, тырышлык, чыннан да, бушка китми. Быел мәктәп, мәктәпкәчә төркем белән берлектә, “Районның иң яхшы мәгариф оешмасы - 2026” бәйгесендә Гран–Прига лаек булды, күчмә кубок һәм 70 000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде. Безнең өчен бу гади бүләкләнү генә түгел, бу-бердәм коллективның зур хезмәтен тану. Ул үз эченә күптөрле эшчәнлекне ала. Шуларның берничәсенә тукталып үтү урынлы булыр дип саныйм.
“Пятерочка” сәүдә челтәре “Сәламәт олимпиада” Бөтенрусия онлайн-ярышына йомгак ясады. Анда илнең 90 төбәгеннән 163 мең кеше катнашты. Бәйгедә укучылар, аларның әти–әниләре, укытучылар 45 минут дәвамында сәламәт яшәү рәвеше турындагы сорауларга җавап бирде. 10,7 мең мәктәп арасында безнең мәктәп икенче урынны яулады һәм 2 миллион сум акчага лаек булды. Бу акчага балалар фудблогы өчен видео төшерү урыны булган үзенчәлекле кулинария классы ачарга ниятлибез. Моннан тыш, мәктәпкә Х5 “Выручаем” шәфкатьлелек фондыннан мак- сатлы азык – төлек ярдәм е алуга 200 мең өстәмә ярдәм дә бүленде.
Шулай ук “4 сезон яхшы эшләр” республика проектында катнашып, балалар җәмәгать пространствосы өчен 70 мең сум оттык. Уку елы ахырында аны ачу тантанасы булды. Хәзер өлкән сыйныф укучыларының яңа идея-планнары белән уртаклаша, аралаша торган уңайлы мохите бар.
“Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында “Беренчеләр” хәрәкәте конкурсында катнашып, 5307 гаризадан безнең мәктәп җиңүчеләр рәтенә керде һәм 248 мең сум күләмендә грант отты.
“Беренчеләр хәрәкәте” оешмасының беренчел бүлекчәләре конкурсында 3 урын яулап, 200 мең сум премиягә лаек булдык. “Иң яхшы ашханә” район бәйгесендә 1 урын алдык. Район мәктәпләре арасында спартакиада йомгаклары буенча 2 урынны яуладык.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: уңышларыбызның нигезендә тырыш хезмәт, яңалыкка омтылыш, укытучыларның,укучыларның һәм ата–аналарның бердәмлеге тора. Без мәктәп тарихын дәвам итәбез. Барыбызга да яңа уңышлар, яңа ачышлар юлдаш булсын.
Айгөл МӨСӘЛЛӘМОВА. Карабаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.