Маяк
+2 °С
Облачно
Мәгариф
5 Октября , 10:00

Йөрәге белән педагог, тормыш юлында остаз

Һәр мәктәптә аның бөтен тормышына тон бирүче педагоглар бар. Болар - авыр минутларда ярдәмгә килүче, зирәклеккә һәм сабырлыкка өйрәнгән кешеләр. 

title
Йөрәге белән педагог, тормыш юлында остазЙөрәге белән педагог, тормыш юлында остаз
Йөрәге белән педагог, тормыш юлында остаз

Югары Яркәй авылындагы Т.Рахманов ис. урта мәктәптә Гөлнара Рифкать кызы Сәмигуллина – шундыйларның берсе.

Гөлнара Рифкать кызы - үз һөнәренә бирелгән укытучы. Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, ул икенче мәктәптә эшли башлый. Тәрбиячедән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысына кадәр үсеп, ул үзенең үрнәгендә шуны раслады: һөнәри үсешкә омтылу һәм эшеңә булган чиксез мәхәббәт кешене үзенең чын юлына — яраткан эшенә алып чыга.

Бүген Гөлнара Рифкать кызында тарихчының таләпчәнлеге, аналитик фикер йөртү сәләте һәм күңел җылысы гаҗәеп рәвештә үрелеп бара. Ул коры фактларны һәм катлаулы икътисади теорияләрне җанлы, кызыклы диалогка әйләндерә белә. Тирән белеме һәм һәр баланың потенциалын ача алу сәләте аркасында, мәктәп ел саен аның укучыларының уңышлары белән горурлана. Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль һәм төбәк этапларындагы җиңүләр — алар бары тик хисап кәгазьләрендәге юллар гына түгел, ә балаларны тәнкыйди фикерләргә һәм үз карашларын дәлилләп якларга өйрәткән остазның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Укытучы һөнәре тирән белем генә түгел, ә зур йөрәк тә таләп итә. Эшләгән еллары эчендә Гөлнара Рифкать кызы күп кенә балалар өчен гади бер педагог кына түгел, ә «икенче әни» булды. Аның өчен сыйныф җитәкчесе булу — балалар язмышыннан торган бөтен бер дөнья өчен җаваплылык тою дигән сүз. Ул укучыларны шундый игътибар белән тыңлый белә: алар аңа үзләренең иң серле уйларын ышанып тапшыралар, анда терәк һәм аңлау табалар. Аның өчен һәр бала — иң беренче чиратта игътибарга һәм мәхәббәткә лаеклы шәхес.

Хезмәттәшләре Г.Сәмигуллинаны гаять зур фидакарьлек иясе буларак беләләр. Аның мәктәп расписаниесен нинди осталык белән төзүен хәтерлибез — бу эш математик төгәллек һәм сабырлык таләп итә иде. Бүген, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары буларак, ул мәгариф процессының төп «двигателе» булып кала. Аның хезмәте Башкортстан Респубикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде, әмма Гөлнара Рифкать кызы үзе тыйнак кына: «Бернинди бүләк тә кешеләрнең ихтирамына тиң түгел», — ди.

Шулай да үз һөнәре остасының төп уңышы - аның гаиләсе. Ул — Уфа фән һәм технологияләр университетын кызыл дипломга тәмамлаган кыз тәрбияләгән искиткеч әни. Баланың бу уңышында ана мәхәббәте һәм һәр эштә куйган югары таләпчәнлеге чагыла.

Гөлнара Сәмигуллинаның үрнәге шуны раслый: үз эшен яраткан кеше анда һәрчак мәгънә һәм илһам таба. Ул — балаларны укытучы гына түгел, ә үзенең тырышлыгы, намуслылыгы һәм кешелеклелеге белән аларның шәхес буларак формалашуына йогынты ясаучы педагог.

Ләйсән НИЗАМОВА, Т. Рахманов исемендәге урта мәктәпнең урыс теле укытучысы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас