Маяк
+12 °С
Облачно
Мәгариф
10 Октября , 10:00

Педагог - новатор, педагог - остаз

Теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга? Проблемалы сорауларны ничек хәл итәргә? Дәресне методик яктан ничек дөрес төзергә яки ничек укырга өйрәнергә?

Добавить в предпочтительные источники Google
Педагог - новатор, педагог - остазПедагог - новатор, педагог - остаз
Педагог - новатор, педагог - остаз

Бу һәм башка бик күп сораулар белән хезмәттәшләре, ата-аналары һәм укучылары Рәзилә Әксән кызы Яппаровага мөрәҗәгать итә, чөнки алар ярдәм таба алуларын һәм файдалы киңәш ишетә алуларын белеп тора. Аның белән аралашкан һәркем аның өчен укытучы булу һөнәр генә түгел, ул яшәү рәвеше дигән фикер белән килешә.

Р.Яппарова Иске Күктау урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшли. Аны югары профессионализм, фәнни-методик фикерләүнең инновацион стиле характерлый. Укытучы-новатор, ул белем һәм тәрбиянең торган саен нәтиҗәлерәк методларын ачарга сәләтле, шул ук вакыттаүзенең һәр укучысының язмышы өчен җаваплылык тоя. Укытучы укучыларның коммуникатив һәм мәдәниятара компетенциясен үстерү буенча билгеле бер тәҗрибә туплаган. Аның дәресләрендә танып белү эшчәнлеге һәм уку эшчәнлегендә алга баруда гарантияле уңышка ирешү өченш артлар тудырыла.

Педагог эшчәнлегенең уникальлеге һәм уңышлылыгы, барыннан да элек, педагогик эшчәнлектә теләсә кайсы процессны оештыруга системалы-технологик якын килүне файдалануы белән билгеләнә. Аның идеяләре, эш системасы укуда уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Соңгы елларда Иске Күктау урта мәктәбе укучылары арасында ел саен ЮНЕСКО хәрәкәте кысаларындагы халыкара проектларда катнашучылар, инглиз теле буенча Бөтенрусия һәм республика конкурсларында җиңүчеләр бар. Мисал өчен, узган уку елында Миңнур Халитова, укыту-тикшеренү проектлары конкурсының муниципаль этабында беренче урынны алып, республика конкурсының читтән торып уку этабында иң югары балл җыя һәм икенче этапка чакырылды. Миңнур үз проектын инглиз телендә дәлилләп яклый алды. Һәм республика конкурсында икенче урын алды. Ул шулай ук мәктәп укучыларының инглиз теле буенча Ю.Гагарин ис. кубокка республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды. 

Сыйныф җитәкчелеген Р.Яппарова ата-аналар белән тыгыз элемтәдә алып бара. Җыелышларда балаларны мотивацияләүнең төрле ысуллары, ата-аналарның абруе, аларның балаларга карата ихтирамга, өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәсенә, сүзләренә һәм гамәлләренә ышануга нигезләнгән йогынтысы гаилә тәрбиясендә мөһим шарт булып торуына игътибар итә.

Рәзилә Әксән кызының төп принцибы өйрәтү, илһамландыру, үстерү. Бу принцип нигезендә остаз-укытучының хезмәттәшләре, яшь белгечләр белән эше тормышка ашырыла. Заманча технологияләр дәресләрен модельләштергәндә, ачык дәресләргә, төрле конкурсларга, мастер-классларга әзерләнгәндә методик ярдәм күрсәтеп, ул үзенең иҗади потенциалын ачарга булыша. Методик дәрәҗәне һәм һөнәри осталыкны күтәрүгә зур игътибар бирә. Үзенең эш тәҗрибәсе белән үз мәктәбендәге хезмәттәшләре белән генә уртаклашмый. Укучыларның, укытучыларның остазы буларак методик эшчәнлек тәҗрибәсе район, республика һәм бөтенрусия дәрәҗәсендә төрле чараларда тәкъдим ителде.

Хөрмәтле педагог “Мәгарифтә инновацион практикалар фестивале – 2025” республика конкурсы призеры, «Иң яхшыостаз» республика конкурсында катнашучы, «Башкортстан Республикасының мәгариф оешмаларында остазлыкның нәтиҗәле практикалары» республика конкурсы лауреаты. Остазлык эшчәнлеге йомгаклары буенча соңгы 3 елда Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Рәхмәт хатына ия. Рәзилә Әксән кызы төрлефәннәр буенча дәресләрне модельләштерү буенча эш тәҗрибәсе «Остазлык - мәгариф өлкәсендә өстенлекле бурычларны чишү коралы» III Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе җыентыгында басылган. 

Укытучы үзенең педагогик осталыгын арттыру өстендә даими эшли. 2023 елда Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы БАГСУда укыган, «Санлы белем бирү процессы шартларында педагог-укытучы” программасы буенча яңадан һөнәри әзерлек турында Диплом алды.

Р.Яппарованың күпьеллык педагогик һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге остазлык системасы белән бәйле. Ул Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, мәгарифтәге зур уңышлары өчен РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Биографияне, документларны, социаль челтәрләрне өйрәнгәндә, без дистәләгән, йөзләгән укытучыларның аны үз укытучы-остазы буларак котлауларын, рәхмәтләрен күрәбез. Үгет-нәсихәтләрнең бер эссесында:«Рәзилә Әксән кызы белән эшләгәндә, мин авыл мәктәбендә дә проблемаларны хәл итүгә иҗади якын килеп, кызыклы итеп эшләргә мөмкин икәнен аңладым», - дип укыйбыз. Укучылар да педагогны тормыш остазы, зур хәреф белән укытучы дип саныйлар. “Аның мотивациясе, методик ярдәме, үз үрнәге миңа гына түгел, республикабызның күп кенә укытучыларына да һөнәри конкурсларда югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде»,- диде конкурста җиңүче укытучы үзенең беренче остазы турында.

Рәзилә Яппарова үз үрнәге белән иҗади, системалы, җентекле хезмәтнең куелган максатка ирешергә мөмкинлек бирүен күрсәтә.

Зинфира МИНҺАҖЕВА, район мәгариф идарәсе методисты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас