Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 июль 2019, 13:07

Тантаналы шартларда

1 июль Россиядә хәрби хәрәкәт ветераннары көне итеп билгеләнә. Рәсми статусы булмаса да, елдан - ел ул популярлаша бара. 2009 елдан әлеге бәйрәм «Хәрби хәрәкәт ветераннарын искә алу көне» дип исемләнә. Аны Әфганстанда, Чечен республикаларында һ.б. урыннарда хезмәт иткәннәр билгели. Бу уңайдан Югары Яркәйдә «Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы, муниципаль район хакимиятенең физик культура, спорт һәм туризм буенча комитеты, Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссариаты, Россия ДОССАФның Илеш районындагы бүлекчәсе тарафыннан әлеге датага багышланган тантаналы митинг оештырылып, яныбызда яшәүче, шулай ук һәлак булган ветераннарны хөрмәтләү һәм данлауны күзаллады.

Анда муниципаль район хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмати-аналитика һәм кадрлар эше буенча бүлек начальнигы Рәмил Нуретдинов, муниципаль район хакимиятенең физик культура, спорт һәм туризм буенча комитеты рәисе Иршат Фәсхиев, Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссары Илдар Баһаутдинов, «Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов катнашып, чыгыш ясады. Тантаналы митингта хәрби хәрәкәт ветераннарына «Хәрби туганлык» җәмәгать оешмасының Грамотасы, медальләре, шулай ук бер төркем әфганчыларга «Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына – 30 ел» юбилей медальләре тапшырылды.
Чара ахырында яугир-интернационалистка багышланган һәйкәлгә чәчкәләр салынды.
Читайте нас: