Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
4 июль 2019, 18:00

Акылым алдан йөрмәгән шул... (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Безнең илдә эшләр нигә “терсәк якын, ләкин тешләп булмый” дигән принципка корыла икән ул? Төптән уйлап тормыйча сүтәләр, җимерәләр дигәндәй.

Безнең илдә эшләр нигә “терсәк якын, ләкин тешләп булмый” дигән принципка корыла икән ул? Төптән уйлап тормыйча сүтәләр, җимерәләр дигәндәй. Иң зур ялгыш – колхоз-совхозларны таркату булды. Күпме көч түгеп тупланган колхоз байлыгын күз-ачып йомганчы теләсә-кем үзләштереп бетерде. Аннары авылларда эшсезлек башланды. Китә алганнар күчеп китте. Билгеле инде, бу нигездә яшьләр иде. Әлеге хәл демографиягә сукты һәм суга һаман. Авылда калган берән-сәрән яшьләр дә тора-бара шәһәргә шабашка эшенә йөри башлады. Бу да гаиләләр таркалу очракларына юл ачты. Оптимизация дип, авыллардагы участок сырхауханәләре ябылды. Шулай ук мәктәпләрне кыскарталар. Бер-ике бала гына укыган класслар бар, чөнки яшьләр булмагач бала табучы да юк. Авыл картлар кулына калып бара. Хәзер югарыдагыларның исенә төште дә бит, тик поезд китте шул. Авылны бетермәскә дисәләр дә, ниндидер чаралар кулланып маташсалар да, әлегә уңай үзгәрешләр күренми. Утсыз тәрәзәләр, җәен хуҗасыз бакчаларда рәшәткә-коймалардан биек булып үсеп утыручы кычыткан-алабута, торучысы булмаган череп, кыегаеп утыручы йортлар авылда хәзер гадәти күренешкә әйләнде. Дөрес, колхозларны төзегәндә ялгышлары да, җәберләнүләр дә, аяныч хәлләр дә булган. Ләкин колхозларны таратып, ул хаталарны төзәтеп булдымы соң? Киресенчә, башбаштаклык, эшсезлек чоңгылына чумдык. Пай җирләре дә бүлеп биргән булдылар. Тик нинди табыш китерә соң ул җирләр хуҗасына? Үгез яисә ат җигеп эшкәртеп, муенга тубал асып чәчүгә керешә алмыйсың бит. Техника кирәк, ә ул һәр кешедә юк. Шулай булгач, тагын күмәкләшү, кушылу кирәк. Никадәр утка тотсалар да, минемчә ул күмәкләшү чорын аптыраганнан башкармаганнар. Инде менә авыл агаен, ир-егетләрне шәһәргә эшкә җәлеп итәләр. Табигый күренешме соң бу? Гадәттә бер китеп өйрәнгән кешенең кире кайтканы сирәк, ул шәһәрдә төпләнеп калырга тырыша, шәһәр тормышының уңайлыклары, үзенчәлекләре аны үз дөньясына алып кереп китә. Яшьләрне әйтәсе дә түгел. Мәктәпне тәмамлаучы кыз-егетләр йөз проценты белән шәһәргә китеп баралар. Авыл хуҗалыгы, ветеринария институтларында студентлар саны елдан-ел арта бара, ә кире кайтучылар кая соң? Шәһәрдә урам себерүче, сатучы булып эшләсә эшли, авылга кайту юк. Советлар Союзы чорында, укып бетергәч, мәҗбүри өч ел юллама белән эшләүнең дә әһәмияте зур иде. Торак белән тәэмин итү өстенлеге бар иде. Шуңа күрә беренче эш урынында язмышын очратып гаилә корып, авылда торып калучылар да байтак булды. Ә хәзер авылда гомер иткән олыгая барганнар да кузгала шәһәргә. Кырга чыккач, сөрелмәгән, чәчелмәгән, чүп баскан җирләрне күрү күңелдә бушлык, төшенкелек тойгылары уята. Аңлап та, аңлатып та булмый торган нәрсәләр инде. Бихисап җирләребез була торып ризыкның күп өлешен чит илләрдән кертәбез. Ә бит аларның күпчелеге экологик яктан сәламәтлек өчен зарарлы булып чыга. Әле ашау гына түгел, аның рухи ягы да бар. Кеше белән аралашасы, күңел көрлегенә ирешү өчен театр-концертлар да карыйсы килә. Мәсәлән, безнең авылга Камал яки Тинчурин театрларының килгәне, гомумән, хәтердә түгел. Ә элегрәк, колхозлар чорында, киләләр иде. Кая инде ул Тукаебызның “театр яктылыкка, сафлыкка илтүләре”! Җавап аласына өметләнмәсәм дә, шулай да сорыйм әле. Менә сезләр, шәһәрдә төпләнгәннәр, шулай ук җитәкчеләр, түрәләр, үзегезне, балаларыгызны авыл ир агае урынына куеп карагыз әле. Һәм дә алар шикелле гаиләләрегезне калдырып эш эзләп чыгып йөрүне. Эчтән генә Ходай сакласын, төшкә дә кермәсен дип теләп, шәһәрдә яшәвегезгә сөенеп туя алмыйсыздыр инде. Ә бит сезнең күпчелегегез авыл балалары. Акылыгыз алдан йөргән, көнләшәм сездән. Ә мин институтны тәмамлаганнан бирле авыл участок сырхауханәсендә эшләдем. Район үзәгенә дә чакырулар күп булды, шәһәргә дә кыстадылар. Менә хәзер акылны алдан йөртмәгәнемә үкенеп, бүгенге көндә терсәкне тешли алмыйча уфтанып утырам.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=25300
Читайте нас: