Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
4 июль 2019, 11:08

Халык чаң суга: балсыз калмабызмы?

Татарстанның берничә районында бал кортлары күпләп үлә башлаган. Бу хәл Россия төбәкләрендә дә күзәтелә

Кортлар үлүен туктатыгыз Умартачылар үзләре моны авыл хуҗалыгы культураларын куркыныч пестицидлар белән эшкәртүдән күрә. Аларның әйтүенчә, күп кенә авыл җирләрендә агрономнар юк. Шуңа да фермерлар һәм кырда эшләүчеләр үсемлекләргә агуны норманы сакламыйча, кирәгеннән артык күп сибә. Шуның аркасында бал кортлары кырыла.
Социаль челтәрләрдәге умартачылар форумнарында да кортлар үлү проблемасы турында фикер алышулар актив бара. Алар Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына бал кортларының күпләп үлүен туктатуны һәм законнарны кабат карауны сораган мөрәҗәгать тә әзерләгән. Мөрәҗәгать авторы әйтүенчә, илдә экологик катастрофа башланган. Агымдагы елда илнең ун төбәгендә генә дә якынча 100000 корт оясы зыян күргән. Экспертиза нәтиҗәләре кортларның пестицидлардан үлүен раслаган.
– Кырга сипкән гербицидлар аркасында дигән нәтиҗә генә ясарга кала. Агу сибәселәре турындагы кисәтү кәгазе кибет буена эленгән. Әмма без аны белмәдек. Үзебезгә әйтүче булмады. Миңа калса, умартачылар аерым кисәтелергә тиеш иде. Кисәтелгән очракта да кортларны берничә көнгә ябып куеп булмый, – дип дәвам итә ул сүзен. – Ике атна буена ничек аларны ояда тотыйм. Оя эчендә 36 градус эссе. Шундый шартларда гына алар бала чыгара. Ояларын ябып куйсаң, кортлар борчыла һәм температуралары күтәрелә. Шуннан үзләре дә үлә, кәрәзләре дә эреп төшә. Бик күптән инде авылдашым Камил комбайнда эшләгән вакытында эшкә кортларын ябып киткән иде. Шунда ояларыннан бал агып чыкканын үзем күреп шаккаттым. Сәбәбе шул ояны ябып торудан икән.+ Кырдагы культураларга агу сипмичә дә торып булмый, кортларны да очырмый мөмкин түгел. Нишләргә? Гамил абый мондый культураларны авылдан ераграк җиргә чәчәргә киңәш итә. Умарталыкны урманга күчерү уена ул каршы. – Анда электр уты, гомумән эшләргә шартлар юк. Каравыллап торырга кирәк, аюлар килеп умарталыкны туздырып китүе бар. Урманда яшәп кенә булмый бит, – ди умартачы. Үлгән кортларын тикшертү лабораториягә озаткан. Аның өчен 5 500 сум түләргә кирәк икән.
Экологик контроль җитми Бөгелмә районының Татар Димскәе авылы умартачысы Фәрит абый Шәфигуллинның бер әңгәмәсендә 2016 елда алты баш умартасы һәлак булуын әйткән иде. Ул да сәбәбен кырга сибелгән агудан күрде. Инвесторлар яз көне җирне сөреп тә тормый. Чәчкәннән соң да бер-ике кат пестицид сибәләр. Аз гына чыгым белән яхшы табыш алырга теләүдән бу. Җирне дә, кортларны да бетерәләр. Мин үзем колхоз рәисе булып эшләгән кеше. Элек бөтен әйбер контрольдә иде. Агуны билгеле бер чорда, тәүлекнең билгеле бер сәгатендә, химиянең күләмен кат-кат тикшереп һәм башка кагыйдәләр истә тотылып сибелә иде. Хәзер исә кортлар бал җыйганда сибәләр. Зур-зур техника аны ике-өч метр биеклектән сиптерә. Экологик контроль җитми. Болай барса, умарта кортлары Кызыл китапка кермәгәе. Минем һәр елны кортларның 50 проценты үлеп бара, – дигән иде ул.+ Европада берничә ел элек чүп үләннәренә каршы глифосат нигезендә эшләнгән гербицидларны куллануны тыйганнар. Дөньядагы иң эре сәүдә челтәре дә мондый гербицидны сатмый башлаган. Россиядә исә әлеге препаратлар Белгород өлкәсендә генә файдаланылмый.
Рапс умартачылар өчен баш авыртуы
«Балыкчылык һәм умартачылык идарәсе» дәүләт бюджет управлениесе генераль директоры Фаиз Динмөхәммәтов сүзләренчә, бал кортларының массакүләм үлүе бүгенге көндә иң зур проблемаларның берсе.
– Бу күренеш бик күп районнарда күзәтелә. Республиканың 30-35 процент районында гербицидлардан зыян күрүләре турында хәбәр итәләр. Мамадыш, Минзәлә, Сарманнан шалтыратулар аеруча күп. Рапс кырларына чәчелгән агудан үлә кортлар. Аны соңгы вакытта бик күп хуҗалыклар чәчә. Ул иң отышлы культура, чөнки бәясе югары йөри, аны сатып акча эшләп була. Хуҗалыкларга файдасы булса, умартачыларга баш авыртуы ул. Рапсның чәчәге кортлый, шуңа да аны саклау өчен агуламый булмый. Кортлар исә шул чәчәккә очып бал җыя, – ди баш умартачы. Фаиз Динмөхәммәтов бу проблемадан чыгу юлын рапсны авылдан кимендә өч чакрым, иң яхшысы биш чакрым ераклыктагы кырга чәчүдән күрә. Район җитәкчелеге, хуҗалык башлыклары, ветеринарлар, агрономнар барысы бергә җыелып, чәчү алдыннан шушы мәсьәлә турында сөйләшүе кирәк. Икенче мәсьәлә – умартачыларны агу сибү турында кисәтергә тиешләр...
Ниндидер бер закон кирәк иде, шуннан бәлки контроль дигән нәрсә барлыкка килер, штрафлардан курка башларлар. Умартачыларны якларга кирәк. Колхозлар таркалганнан соң, авыл халкы умартачылык белән күпләп шөгыльләнә башлады. Акча эшләү ысулы бу. Эшләре бар, димәк, ашлары бар. Авылны бүген алар да яшәтә, – дип тәмамлады ул сүзен...
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: