Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 июль 2019, 14:00

Тавыкларга "памперс" кигезгән

“Их, сез ашаганнан соң өстәл астына тавыкларны гына җибәрәсе иде!” – дип кемнең генә балаларын орышканы юк икән.

“Их, сез ашаганнан соң өстәл астына тавыкларны гына җибәрәсе иде!” – дип кемнең генә балаларын орышканы юк икән. Әйтүен әйтәбез дә, беребезнең дә өйгә тавык керткәне юк әле. Ә менә Калифорния штатының Клермонт шәһәрендәге фермер керткән. Ул аларга ...подгузниклар теккән. Беренче подгузникны Джули Бейкер үзе уйлап тапкан. Ул тулысынча тавыкның койрыгын каплый һәм резинка ярдәмендә урынында тора. Ә кошның күкрәгенә шнурлар бәйләп куела. Гаҗәп, ләкин тавыклар белән бергә өйдә яшәргә теләгән кешеләр күп икән! Алар бу хәлне ишетеп, Джулига заказлар яудырырга тотына. Фермер хәтта аларны тегү буенча кооператив та ачып җибәрә.
Чыганак: матбугат ру
Читайте нас: