Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
9 июль 2019, 11:50

Ипи ашап... үлгәннәр

Таҗикстанда тоткынлыктагы 120 ирне һәм 8 хатынны өч машинада Худжанд һәм Истаравшан шәһәрләреннән илнең көньягындагы колонияләргә озатканда гадәттән тыш хәл булган.

Таҗикстанда тоткынлыктагы 120 ирне һәм 8 хатынны өч машинада Худжанд һәм Истаравшан шәһәрләреннән илнең көньягындагы колонияләргә озатканда гадәттән тыш хәл булган.
Машиналар юлда 6 тапкыр туктаган. Душанбе шәһәренә җитеп килгәндә тоткыннарның берсе 16 кешегә өч буханка икмәк биргән. Бераздан аларның барысының да хәле начарая: күңелләре болгана, башлары әйләнә. Машина холык төзәтү учреждениесенә килеп җитүгә 16сы да һушын югалтып егыла.
Табиблар агуланган тоткыннарның икесен генә коткарып кала. Генераль прокуратурага сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итүенчә, икмәк, эсседә саклау шартлары бозылу сәбәпле, хәвефле күгәрек гөмбәчек белән зарарланган була.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: