Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 июль 2019, 14:50

Шифаханә ихатасында 4 яшьлек бала үлгән

Ул әнисе белән Магнитогорскидан килгән булган.

Ул әнисе белән Магнитогорскидан килгән булган.
“Яктыкүл” шифаханәсе ихатасында 4 яшьлек бала үлгән. Ул бирегә әнисе белән Магнитогорскидан ял итәргә килгән була. Бу фаҗигале хәл турындагы яңалык социаль челтәрләрдә таралган.
Кечкенә кызчык әнисе белән шифаханә ихатасында йөргәндә кинәт һушын югалтып егыла. Кызганычка каршы, шифаханә хезмәткәрләре дә, ашыгыч ярдәм табиблары да аңа ярдәм итә алмый, баланың йөрәге тибүеннән туктаган була.
“Яктыкүл” шифаханәсе директорының урынбасары белдерүенчә, Магнитогорскидан килгән хатын да, аның кызы да медицина тикшеренүе үтеп өлгермәгән булалар. Баланың әнисе әйтүенчә, аңарда йөрәк авыруы булган.
Баланың ни сәбәпле үлүе тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланачак.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: