Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 июль 2019, 21:00

Татарстан туристлары белән автобус һәлакәтенең беренче СӘБӘБЕ әйтелде

Кичә, 14 июльдә Архангель районында Уфа-Инзәр-Белорет юлында Татарстан туристлары белән King Long автобусы авариягә очраган

Татарстан туристлары белән автобус һәлакәтенең беренче СӘБӘБЕ әйтелде Кичә, 14 июльдә Архангель районында Уфа-Инзәр-Белорет юлында Татарстан туристлары белән King Long автобусы авариягә очраган. Автобус кюветка төшеп әйләнгән. Автобуста барлыгы 40 кеше: 39 пассажир һәм 1 водитель булган. 9 кеше (шул исәптән 2 бала) төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларны Кырмыскалы һәм Архангель районнары дәваханәләренә озатканнар. 6 кешенең гомере өзелгән. Авария урынында Ространснадзор хезмәткәрләре, психологлар эшли. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. БР буенча ЮХХДИ хәбәр итүенчә, автобус Миндигул – Яр Чаллы маршруты буенча юл тоткан. Беренчел мәгълүматлар буенча, авария сәбәбе – начар һава торышы шартлары, бу хакта республиканың баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов белдерә. Авария булган урында көчле яңгыр явып үткән.
Читайте нас: