Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 июль 2019, 19:30

15 кешедән 160 миллион сум алып качкан...

Банктан 20 миллион сумнан артык акча урлап качкан 35 яшьлек Луиза Хәйруллинаның тарафдарлары башка шәһәрләрдә дә бар икән.

Банктан 20 миллион сумнан артык акча урлап качкан 35 яшьлек Луиза Хәйруллинаның тарафдарлары башка шәһәрләрдә дә бар икән.
Екатеринбург шәһәре полициясе 15 кешедән 160 миллион сумнан артык акча алып качкан хатынны эзләүгә игълан иткән, дип хәбәр итә "РИА Новости" агентлыгы.
48 яшьлек Ольга Хорошунны май аеннан бирле эзлиләр, әмма әлегә таба алмаганнар. Май аенда ул гаиләсе — ире һәм улы белән шәһәрдән киткән.
Ольга Хорошун танышларыннан акчаны күчемсез милек сатып алу өчен дип сораган, аннары юкка чыккан. Бу хатынның кайдалыгын белүчеләргә һәм аның корбаннары турында полициягә мөрәҗәгать итүне сорыйлар.
«Регион Online» басмасы мәгълүматлары буенча, хатын риэлтр булып эшләгән, элек тә танышларыннан зур суммада акча алып торган. Мәгълүмат агентлыгы материалларына караганда, ул Израильгә киткән.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: